+1 °С
Ачык
Дания парламенты Коръәнне яндыруны тыя торган закон кабул итте. Максималь җәза – ике елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Билгеле булуынча, җәен Скандинавия илләрендә Коръән яндыру белән бәйле акцияләр узган иде. Бу хәлләр ислам дөньясында зур канәгатьсезлек тудырды.
Ниһаять, Дания парламенты берничә сәгатькә сузылган дебатлардан соң изге язулар белән тиешенчә мөрәҗәгать итмәүне тыю турындагы канун кабул итте.
Бу законны 94 парламентарий хуплаган, ә 77 се каршы чыккан.
Мөселманнар фикеренчә, бу дөньядагы җәза – бер хәл. Гөнаһлар өчен бакыйлыктагы, ягъни мәңгелектәге җәза бик куркыныч булырга мөмкин. Аллаһ Тәгалә Үзе яхшырак белә.
Чыганак: РБК.
Фото: Freepik.