+7 °С
Яңгыр
Бер фәкыйрь егет галим кеше янына килгән дә:
– Мин шултиклем фәкыйрьмен, Аллаһ миңа бер нигъмәт тә бирмәгән, – дигән.
– Ә син үзеңнең күзләреңне йөз меңгә сатар идеңме? – дип сораган аңардан галим.
– Юк, – дигән егет.
– Ә колакларыңны? Кулларыңны, аякларыңны? Ә акылыңны?
– Юк, әлбәттә. Юк! – дип башын игән егет.
– Менә бит, синең йөзәр меңнән дә кадерлерәк байлыкларың бар, ә үзең һаман Аллаһка үпкәлисеңме? – дигән галим.
Аңлады егет: байлык һәм нигъмәт акча белән генә исәпләнми икән, акчадан да кадерлерәк нигъмәтләр була. Тик без генә шушы нигъмәтләр өчен шөкер итәргә вакыт тапмыйбыз...
Чыганак: Дини календарь. Уфа, 2023.