Барлык яңалыклар
Иман нуры
20 ноябрь 2023, 11:59

Кара әнис мае

Мөхәммәт галәйһиссәләм кара әниснең үлемнән кала бөтен авыруларга да дәва булуын әйткән.

Кара әнис мае
Кара әнис мае
Беркөнне, Кәгъбә янында намаз кылган чагында, Аллаһ рәсүле (с. г. в.),
нәрсәнедер тотып алырга теләгәндәй, кинәт кулын алга суза. Намазын
тәмамлагач, артында утырган сәхабәләргә: “Чынлап та, миңа Оҗмах күренде.
Йөзем тәлгәшен күрдем, ул миңа шулкадәр ошады, хәтта тотып алыр өчен
кулымны суздым. Әгәр эләктергән булсам, сез Оҗмахтагы җимешләрне ашасын
дип, аны монда чәчеп үстерер идем. Белеп торыгыз: трюфель – күзгә дару, гаҗвә
(финик) – Оҗмахтан килгән җимеш, сез тоз белән катыштырган кара әнис (черный
тмин) – үлемнән башка бөтен авырулардан да дәва», – дип әйткән (Әхмәт).
 
Археологик табылдыклар кара әниснең кулинариядә һәм медицинада
безнең эрага кадәр II меңьеллыкта ук кулланылган булуын раслый.
Кара әнис маенда йөздән артык компонент бар: сапонин, алкалоид, стерол,
антиоксидант һәм эфир майлары.
Шулай ук бу үсемлектә тимер, цинк, бакыр,
кальций, фосфор, ниацин (В3), тиамин (В2), пиридоксин (В6), фолий
кислотасының (В9) микъдары югары.
Әнис орлыкларында 26-34% май бар, аның күп өлешен (64,6%) линолий
һәм пальмитин кислотасы (20,4%) тәшкил итә.
 
Әмма иң биоактив өлеше – тимохинон санала. Ул авыртуга, ялкынсынуга каршы
һәм үт кудыручы тәэсиргә ия, дип саныйлар. Гомум алганда, нерв һәм йөрәк-кан
тамырлары авыруларыннан, диабеттан һәм хәтта түлсезлектән, төрле
инфекцияләрдән (вируслардан алып паразитларга кадәр), артык симерүдән
килешә һәм химиотерапия зыяныннан саклый ала. Организмны ныгыту өчен
тәүлегенә бер чәй кашыгы әнис мае кулланалар.
 
Ашказанганы ялкынсынганда, авырлы ханымнарга һәм башка кайбер очракларда
кара әнис маен кулланудан сакланырга кушалар.
Шуңа күрә табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!
 
Фото: jcomp; Freepik.
Кара әнис мае
Кара әнис мае
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: