Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Йөрәгендә тузан бөртегедәй
тәкәбберлек булган кеше Җәннәткә кермәс», – дигән.
Моны ишетеп торган берәү: «Кешенең матур киенәсе
килә ләбаса!» – дип гаҗәпләнгән. Пәйгамбәр (с.г.в.): «Дө-
реслектә, Аллаһ гүзәл, һәм Ул гүзәллекне сөя. Ә тәкәб-
берлек – ул хакыйкатьне танымау һәм кешеләрне ким-
сетү», – дип, тәкәбберлекнең нәрсәдән гыйбарәт булуын
аңлаткан.
Хәдистән күренүенчә, тәкәбберлек ике өлештән
гыйбарәт. Беренчесе – хакыйкатьне күрәлмау. Тәкәббер
кеше бүтән кеше аша хакыйкатьне кабул итүдән курка.
Күпләр үзләреннән кечерәк булган һәм вазифа җәһә-
теннән түбәнрәк торган кеше артыннан иярүне кимче-
лек дип саный. Икенчесе – кешеләрне кимсетү, аларга
нәфрәт белән карау. Тәкәббер кеше бүтәннәргә өстән ка-
рый, бүтәннәрне мыскыл итәргә, кимсетергә, хурларга
әзер генә тора; кешеләрне яхшы сүз белән телгә алсам,
казанышларын, күркәм сыйфатларын мактасам, үзем-
нең абруем төшеп куяр, дип уйлый.
("Дини календарь", Уфа, 2023.)