

Ата-ананың гөнаһлары өчен балалары җавап бирми. Һәркем үз гамәлләре өчен генә җаваплы. Ә динебезне без имеш-мимешләрдән түгел, ә фәкать Коръән белән Сөннәттән өйрәнергә тиешбез.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Һичберкем икенче берәүнең гөнаһ йөген күтәрмәс», – дигән («Әл-Исра» сүрәсе, 15нче аять). Мондый мәгънәле аятьләр бихисап. Янә шуңа игътибар итик: күп сәхабәләрнең ата-анасы, туганнары мөшрик булган, хәтта алар үз кыз балаларын тереләй күмгән, кеше үтергән, азгын тормыш алып барган һәм башкасы. Әмма боларның барысы да сәхабәләрнең язмышына тәэсир итмәгән. Югыйсә, бу зур гаделсезлек булыр иде.
Аллаһ Тәгалә беркемгә дә гаделсезлек күрсәтми. «Раббың беркемгә дә җәбер-золым кылмый!» – дигән аять моңа дәлил («Әл-Кәһф» сүрәсе, 49нчы аять).
"Дини календарь"дан. Уфа, 2023.