Иман нуры
13 октябрь 2023, 06:12

Ырым-шырымга ышанма!

Акча гөле акча китерәме? Тупса аша кул бирешергә ярыймы? Акчаны кич бирсәң, идәнгә салыргамы?

Ырым-шырымга ышанма!Ырым-шырымга ышанма!
Ырым-шырымга ышанма!

Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар дингә кагылышы булмаган күп эшләрне, төрле хорафатларны хуп күрә һәм, аларны эшләп, ниндидер изге, яхшы эш кылабыз дип алданып яши. Мәсәлән, машинага, өйгә дага, күз, бетү асып куеп, үзләрен шулай бәлаләрдән саклыйбыз, дип уйлыйлар; «акча гөле» утыртып, баеп китәргә өмет итәләр; якын кешене читкә озаткан вакытта икмәк тешләтеп калдыралар (янәсе, өлеше тартып ята дип) һәм башкасы.
Бүтән киң таралган ырым-шырмнарның кайсыберләрен кыскача гына барлап чыгыйк:
– «Кашык төшеп китсә, кунак килә»;
– «Акчаны кич кулга бирмиләр, ә җиргә салып бирәләр»;
– «Эт уласа, кеше үлүен көтәргә кирәк»;
– «Сишәмбе көнне юлга чыгарга ярамый»;
– «Мәет куйганда көрәкне кулга тоттырмыйлар»;
– «Өйдә нәрсәдер онытып калдырып, кире керергә мәҗбүр булсаң, көзгегә карап чыгарга кирәк»;
– «Ярык көзгегә карарга ярамый»;
– «Тупса аша кул бирешергә ярамый»;
– «Кара мәче юлны бүлсә яисә буш чиләк очраса, юл уңмый» һәм башкасы...
Шушы һәм башка хорафатлар халыкта дин кагыйдәләре булып кабул ителә, хәтта, әйтерсең, бу тыюларны бозган кеше җәзага лаек. Бу, беренчедән, диндә булмаган нәрсә, икенчедән, алар кешедә Исламга карата тәкәбберлек, хәтта нәфрәт уята (ягъни кешедә «дин дигәннәре юк-бар нәрсәгә ышану бит» дигән уйлар тудыра). Бу нәрсәләрнең дингә кагылышы юк, һәм алар Коръәнгә һәм хәдисләргә каршы килә. Кемдер аларны диннән күрә икән, димәк, бу кеше Ислам хакында берни дә белми. Әлеге хорафатларның кайсыларына я бары- сына да ышанган кеше булса, шушы ук секундта тәүбә итсен, «Әстәгъфируллаһ» («Аллаһ Тәгаләдән ярлыкау сорыйм!») дисен һәм бу буш ышануларга бүтән беркайчан да кайтмасын!


"Татарча дини календарь" басмасыннан.  Уфа, 2023.

Ырым-шырымга ышанма!
Ырым-шырымга ышанма!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас