

Күбегезнең җавабын белеп торам: мөселман ирләр хатыннарын көнләшә, шуңа да өйдә генә утырта... Әйе, безне ирләребез көнли! Көнли, ләкин ирегебезне чикләми, киресенчә, хокукларыбызны яклый. Дөнья пычраклыгыннан, яман күзләрдән, начар сүзләрдән, явыз кешеләрдән, хәвеф-хәтәрдән, авыр эштән һәм башка бихисап тормыш авырлыкларыннан көнли алар безне!
Мәсәлән, миңа ирем инде ничәнче ел эшкә чыгарга рөхсәт итми. Әлхәмдүлилләһ, үзе акча таба һәм гаиләбезне карый. Кайда барсам да, ерак юлга чыгарга туры килсенме, шәһәргә йомышым төшсенме, бар эшен ташлап, үзе озатып йөри.
Беркөнне миңа бала табу йортына эләгергә туры килде. Иптәшемне ияртеп алып килә алмыйм бит инде. Җитмәсә, өйдә балаларны карап торырга кирәк. Белсәгез икән, шушы бер көн ялгыз тормышымда мин күпме иза чиктем! Иң тәүдә, иртә белән тикшерелү үткәндә, явыз телле бер ханымнан яулык ябынуым өчен яман сүзләр ишетергә туры килде. Каршы эндәшә алмый, каушап калдым.
Динемне, хиҗабымны яклап сүз эндәшә алмавым көне буена күңелдә бер төер булып торды да куйды. Шуннан төшке ашка гел итле ризык китергәннәр иде. Хәләл булмагач, мин ач калдым. Көне буена бер чынаяк катык һәм икмәк белән тамак ялгарга туры килде.
Моның белән көн бетмәде әле. Табиб язган бер препаратны кабул иткән идем, килешмәде. Кан басымым күтәрелгән, башым әйләнә, буыннар камырга әйләнгән, һушымны җуя яздым... Тагы дару бирделәр.
Күземне йомсам, очып барган сымакмын, күңелем болгана. Бөтен бүлектә биш хатыннан башкаларны ялга чыгардылар. Хәлем начар булгач, мин ятып калдым. Көне буе күргән-кичергәннәремнән күңелем тулып китте.
Авырлы булгач, еларга тиз бит инде, иремә СМС-хәбәр яза-яза елап та җибәрдем. Их, ул янымда булса, минем бөтен проблемаларымны хәл итәр дә куяр иде! Ашарга әллә нәрсәләр табып китерер иде, теге даруларны, бер тапкыр килешмәгәч, икенчегә кулланырга исәрмени син, дип, кадаттырудан тыяр иде... Ә теге хатынның ирем алдында миңа яман сүз әйтүен күз алдына да китереп булмый.
Үз өемдә булган, ирем һәм балаларым янымда йөргән чаклар искә төште. Йорттагы эшләрне көн буе үз җаема карап башкарам; теләсәм, озак итеп бәйләү-чигү белән булашам; ирем алып кайтканны гына пешерәм... Ул машина белән кайда барса да, “һоп” итеп янына утырып алам да үземә кирәк нәрсәләр артыннан барып киләм...
“Мин бит үзем генә дәваханәдә ятарга да ярамыйм!” – дип уйлыйм. Ә күпме хатын-кыз, иртә белән торып, өйдәге бөтен эшен бетереп, балаларын ашыктырып киендереп, бакчага алып барып калдырып, җәяү я үткенче машина белән эшенә ашыга! Җитәкчеләрем ни әйтер, дип хафалана-хафалана, йөрәксенеп, ничәмә сәгать эштә үткәрә! Эштән кайтышлый, кичкә нәрсә пешерим, дип, пакет-пакет ашарга ала, юл уңае балалары артыннан бакчага кереп чыга! Ниһаять, кич җитүгә чак кайтып егыла, дияр идем, егылырга кайда ул! Ашарга пешерергә, бетмәс мәшәкатьләрнең очына чыгарга, өлкәнрәк балаларның дәресләрен карашырга кирәк бит әле! Җитмәсә, абзарда малың да торса...
Менә шулай! Өйдә утырган мөслимәләр – бакчадагы гөлләр ул. Һәр яклап та яклый, җил-яңгырдан, каты кыраулардан саклый безне “бакчачы” ирләребез. Димәк, безне жәлләп карарга кирәкми, ә киресенчә...
Аллаһ Тәгаләгә мең рәхмәт, безгә шундый әһәмият биреп, шәфкать күрсәткәне, кайгыртканы өчен! Бу безгә – зур бүләк һәм куаныч. Ахирәт дөньясында да урыныбыз иң түрдә булса иде. Әлбәттә, безнең кайгыртучыларыбыз белән бергә! Әмин!
Таңсылу Баймурзина.
"Бәрәкәт ачкычы" журналыннан. 2023, № 9.
Фото: Freepik.