

Гошер – җирдән җыеп алынган уңышның зәкате. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән.
Димәк, 10 чиләк бәрәңге алганбыз икән, аның бер чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә тиешбез.
Бу көннәрдә Чакмагыш районы авылларында да көзге уңыштан гошер җыю үткәрелде.
"Игелекле эшкә аеруча Рапат, Яңа Балтач, Тайняш, Иске Биккенә, Калмашбаш, Әхмәт, Тукай, Ленин авыл Советлары актив кушылды. Барлык бакча нигъмәтләрен Чакмагышның үзәк "Әдһәм-Бикә" иман йортына җыйдык", – ди үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев.
Кабак, кишер, бәрәңге, суган һ.б. төр яшелчәләрдән тупланган сәдаканы чакмагышлылар 4 өлешкә бүлгәннәр. Уфа шәһәрендәге Русия ислам университетына, Октябрьски шәһәренең "Нур-Ислам" мәдрәсәсенә, урындагы Рәҗәп авылындагы картлар йортына һәм җирле социаль приютка өлеш чыгарганнар. Изге гамәлләре өчен якташларым Русия ислам университеты ректоры А. Р. Сөләйманов имзалаган Рәхмәт хатына лаек булды.
"Гошер сәдакасы биргәннән ач калмыйбыз. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә аны икеләтә кайтара", – ди дин әһелләре.
Юлай НИЗАЕВ, Русия Журналистлар берлеге әгъзасы.