Иман нуры
29 Сентября 2023, 04:32

Табиб кына коткара аламы?

Бер кешенең икенче кешегә: “Минем бөтен өметем синдә генә”, – дип әйтүе ширек (урысча – многобожие) була.

Табиб кына коткара аламы?Табиб кына коткара аламы?
Табиб кына коткара аламы?

Әгәр бер кеше авырып китеп, ул чирнең шифасын Аллаһтан өмет итмичә, иң тәүдә табибка йөгереп барып: “Минем бөтен ышанычым сездә генә, бар өметләремне сезгә генә баглыйм, сез генә мине коткара алачаксыз”, – дисә, ул кеше мөшрик була. Ни өчен?

Беренчедән, кешеләргә килгән бәлаләрне Аллаһ Тәгалә хикмәт белән Үзе бирә, һәм ул бәлаләрне Аллаһтан башка беркем дә юк итә алмый. Төрле чир-авыруларны да тик Аллаһ Тәгалә генә Үз ихтыяры белән юк итә ала, шуңа да иң беренче Аллаһ Тәгаләгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Икенчедән, өмет итү – ул йөрәк гыйбәдәтләреннән. Ә гыйбәдәтләрнең барысы да тик Аллаһка гына багышланырга тиеш. Бер кешенең икенче кешегә: “Минем бөтен өметем синдә генә”, – дип әйтүе ширек (урысча – многобожие) була. Чөнки ул, Аллаһтан ярдәм өмет итмичә, Аннан сорамыйча, Аллаһның колыннан өмет итеп сорый.

Аллаһ Тәгалә, “Миннән сорагыз”, “ярдәмне  Миннән өмет итегез”, “Мин – сезгә ярдәм бирүче”, дигән. Ә бу кеше бөтен галәмнәрнең Хуҗасын читкә куеп, бер бәндәдән шифа өмет итә булып чыга. Ягъни, Аллаһка гына хас булган эшне ул кешедән эзли, шул мәхлукка өмет итә. (Мәхлук – Аллаһ тарафыннан юктан бар ителгән нәрсә, үзе исә ул бернине дә юктан бар итә алмый һәм тулысынча Аллаһка мохтаҗ зат). Әгәр дә ул иң беренче Аллаһтан кул күтәреп сораса һәм соңыннан гына табиб янына барып, чирнең сәбәбенә керешсә, ягъни табибтан шифа (исцеление) түгел, ә дәва (лечение) сораса, ул чакта бу кеше дөрес, сөннәткә туры килгән гамәл кылган булыр.

Кайбер кешеләр: “Шифа белән дәваның аермасы бармы?” – дип сорый. Әйе, бар. Шифа – ул Аллаһ Тәгаләдән, ә табиб дәвалый гына. Әгәр дә шифа табибларда булса, алар үзләренә килгән һәрбер кешене терелтеп җибәрерләр иде, ләкин алар янына килгән кешеләрнең кайсыберләре Аллаһ ярдәме белән терелә, бәгъзеләре шул ук хәлдә кала, ә кайберәүләре хәтта тагы да катырак чирләп, үлеп тә китәләр. Ягъни, табиблар шифа бирүче түгел, алар дәва (мәсәлән, дару) биреп дәвалаучылар, ә авыруның шифасы – Аллаһтан.

Дини матбугаттан.

Табиб кына коткара аламы?
Табиб кына коткара аламы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас