Иман нуры
1 Сентября 2023, 05:46

Үзеңә теләгәнне башкаларга да телә

Йөрәгеңнән көнчеллек тамырларын йолкып ташламыйча камил иманга ирешү мөмкин түгел. Үзеңә теләгәнне башкаларга теләгәндә генә гаделлек һәм тынычлыкка өмет итеп була.

Үзеңә теләгәнне башкаларга да теләҮзеңә теләгәнне башкаларга да телә
Үзеңә теләгәнне башкаларга да телә

Пәйгамбәрнең (галәйһиссәләм) ялчысы Әбү Хәмзә Әнәс ибн Мәлик (Аллаһ аннан риза булсын) тапшыруынча, Пәйгамбәр (галәйһиссәләм) әйткән:

«Кардәшенә дә үзенә теләгәнне теләмичә, берегез дә иманлы (ягъни, иманы камил) булмаячак» (Бохари һәм Мөслим риваять иткән).

 

Хәдиснең әһәмияте

Галимнәр әйткән: «Бөтен яхшы әхлак сыйфатларының чыганагы дүрт хәдистән гыйбәрәт». Менә ул хәдисләр.

Беренчесе: Аллаһ рәсүленең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанучы кеше яхшы сүз әйтсен яки эндәшмәсен!» – дигән сүзләре.

Икенчесе: «Кешенең исламны дөрес тотуының билгесе – аның үзенә кагылмаган нәрсәдән баш тартуы».

Өченчесе: «Ачуланма!..»

Дүртенчесе: «Кардәшенә дә үзенә теләгәнне теләмичә, берегез дә иманлы булмаячак».

 

 

Хәдисне аңлау

  1. Мөселман өммәтенең бердәмлеге.

Ислам максатларының берсе – кешеләрнең сөю һәм дуслык белән яшәүләре, кешенең җәмгыяти мәнфәгатьләрне кайгыртуы. Моның аркылы гаделлек хөкем итәр, кешеләр күңеленә тынычлык урнашыр. Әмма болар җәмгыятьнең һәр әгъзасы үзенә теләгәнне башкаларга да теләгәндә генә тормышка ашачак. Шуңа күрә, Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мондый теләкне иман белән бәйләгән, иманның бер үзенчәлеге дип атаган.

  1. Камил иман.

Иманның нигезе йөрәкнең ышануы, аның Аллаһы Тәгаләгә буйсынуы, фәрештәләргә, китапларга, пәйгамбәрләргә, кыямәт көненә, тәкъдиргә ышану белән тормышка ашырыла. Ул башка бернәрсәгә дә бәйле түгел. Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аңлатуынча, кеше башкаларга да иминлек, яхшы тормыш, Аллаһның нигъмәт бирүен теләмәсә, нәфрәттән ерак булмаса, иманның тамырлары йөрәктә урнашмаячак, иман камиллеккә ирешмәячәк. Мондый камиллеккә ирешергә түбәндәге нәрсәләр булыша:

а) Хәләл нигъмәтләргә һәм дини бурычларны үтәүгә килгәндә, мөселман үзенә теләгәнне башкаларга да теләргә, үзе яратмаган начар һәм гөнаһлы нәрсәләрне теләмәскә тиеш.

Мүгаз (Аллаһ аннан риза булсын) сүзләре буенча, ул бервакыт пәйгамбәрдән (галәйһиссәләм) иманның кайсы чагылышы иң яхшы булуы турында сораган. Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Башкаларга да үзеңә теләгәнне теләвең, үзеңә теләмәгәнне – теләмәвең» (Әхмәт).

б) Кардәше дини бурычын үтәгәндә хата җибәрсә яки диндә кимчелек кылса, мөселман аны төзәтәргә тырышырга тиеш.

в) Ул үзе дә кардәшенә карата гадел булырга, аның хакларын үтәргә, үзе башкалардан көткән гаделлекне башкаларга карата да кулланырга тиеш.

Аллаһ рәсүле (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Үзен уттан саклауларын һәм җәннәткә кертүләрен теләүче үлгән көнендә Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанучы булсын, кешеләр үзенә нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсә, үзе дә аларга шундый мөнәсәбәттә булсын» (Мөслим).

 

  1. Мөселманның киң күңеллелеге һәм кешелелеклеге.

Әйтүебезчә, мөселманның иманы камил булу билгесе – аның үзенә теләгән нигъмәтләрне башкаларга да теләве генә түгел, үзе сөймәгәннәрне башкалар өчен дә яратмавы. Мәсәлән, ул кяфернең ислам кабул итүен тели, киләчәктә дә аның кяфер, бозык булып калуын – теләми. Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Кешеләргә дә үзеңә теләгәнне телә һәм син мөселман булырсың» (Тирмизи).

Шуңа күрә дә Аллаһтан кяферләрне туры юлга бастыруны сорау яхшы санала.

 

  1. Яхшы эшләрдә ярышу – иман билгесе.

Кем дә булса яхшы эшләрдә, күркәм сыйфатларда берәүдән өстенрәк икән, кеше Аллаһтан аны куып җитүне сорый ала. Бу иманның ким булуы яки хөсетлек турында сөйләми, киресенчә – иманның камиллеген күрсәтә. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән: «Моңа омтылуда бер-берсе белән ярышсыннар» (Коръән, «Киметеп үлчәүчеләр» сүрәсе, 83:26).

 

  1. Үрнәк җәмгыять – иман нәтиҗәләренең берсе.

Иманның эчкерсезлеген һәм исламның дөрес икәнен күрсәтү өчен пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) һәр кешене башкаларга яхшылык теләргә чакырган. Моны тормышка ашыру нәтиҗәсендә үрнәк җәмгыять төзеләчәк. Һәр кеше үзендә булган нигъмәтләрне башкаларга да теләсә, аларга яхшылыклар эшләячәк, рәнҗетүдән сакланачак. Бу очракта кешеләр дә аны яратачаклар, ярдәм итәчәкләр, рәнҗетүдән сакланачаклар. Нәтиҗәдә, кешеләр арасында мәхәббәт булачак, золым юкка чыгачак. Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Күрүеңчә, мәрхәмәт, мәхәббәт һәм кызгану күрсәтүләрендә мөэминнәр бер тәнгә тиң: аның берәр әгъзасы авырта башласа, башка әгъзалар да  йокысызлык һәм бизгәк белән җавап бирәчәк» (Бохари, Мөслим).

Шул вакытта Аллаһы Тәгалә мөэминнәр җәмгыятен бу дөньяда данга, хөрмәткә, хакимлеккә китерәчәк, ә ахирәттә аларны күркәм әҗер көтеп торачак.

 

  1. Эгоистик җәмгыять куркыныч.

Кешеләр күңелендә иман кимесә, үзенең камиллеген югалтса, җаннар башкаларга да яхшылык теләмәсә, моның урынына көнчеллек һәм ялганга омтылу барлыкка киләчәк. Мондый очракта җәмгыятьтә үз-үзеңне ярату хөкем сөрәчәк, кешеләр кеше сурәтендәге бүреләргә әвереләчәк, әхлакый таркалу килеп чыгачак. Мондый өммәткә Аллаһның түбәндәге сүзләре генә туры киләчәк: «Алар тере түгел – үле, алар кайчан тергезеләчәкләрен белмиләр» (Коръән, «Бал кортлары» сүрәсе, 16:21).

 

  1. Хәдис түбәндәге нәрсәләргә чакыра:

а) Кешеләрнең күңелен берләшүгә һәм хезмәт итүгә. Ә болар – исламның иң әһәмиятле максатларыннан.

б) Хөсетлек иманның камиллеге белән бергә була алмаганга күрә, хәдис көнчеллеккә нәфрәт тудыра, чөнки көнчел кеше кемнең дә булса нигъмәттә үзеннән өстен булуын, тигез булуын теләми, хәтта кайсы чакта ул нигъмәттән мәхрүм булуын да тели.

в) Иман арта да, кими дә ала. Артуга – итагать итү, кимүгә – гөнаһлар кылу булышлык итә.

 

Үзеңә теләгәнне башкаларга да телә
Үзеңә теләгәнне башкаларга да телә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас