

Мәлик ибн Динарның сөйләвенчә, көннәрдән бер көнне аның өенә карак килеп керә. Эзләнә, актарына, ләкин алып чыгып китәрлек берни дә тапмый.
Ул өйдән чыгып китәргә җыенганда, Мәлик ибн Динар аңа:
– Әссәләмегаләйкем, – дип дәшә.
Карак:
– Вәгаләйкемсәлам, – дип җавап бирә.
Шуннан соң хуҗа аңа:
– Син биредә дөньяви тормыштан берни дә тапмадың, киләчәк тормыштан берәр нәрсә теләмисеңме? – ди.
Карак:
– Әйе! – ди.
Мәлик ибн Динар аңа тәһарәт алып, ике рәкагать намаз укырга куша.
Карак шулай эшли. Аннары:
– Иртәнгә кадәр калырга ярыймы? – дип сорый.
Мәлик ибн Динар бу кешене дингә өнди, аннары алар мәчеткә китә.
Дуслары аны бу кеше белән бергә күргәч:
– Кем бу? – диләр.
Мәлик ибн Динар:
– Ул бездән урларга килгән иде, әмма без аның йөрәген урладык, – дип җавап бирә.