Кыямәт көне һәм Ахырзаман билгеләре кече һәм олы билгеләргә бүленә.
Кече билгеләрнең тормышка ашканнары, хәзерге көннәрдә дә дәвам иткәннәре һәм киләчәктә була торганнары бар.
Тормышка ашканнары: Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с. г. в.) җибәрелүе һәм ахирәткә күчүе; айның ярылуы; Мәкъдис (Иерусалим) шәһәренең мөселманнар тарафыннан яулап алынуы; Хиҗаз җирендә зур утның чыгуы. Бүген дә дәвам иткәннәре: мөселманнар арасында төрле фетнәләр чыгып торуы; ялган пәйгамбәрләрнең пәйда булуы; иминлекнең таралуы; гыйлемгә игътибар кимүе; җыр-моң, зина һәм хәмернең киң таралуы; биек йортлар салуда ярышу; ярым-шәрә хатыннарның күбәюе; сәүдәнең үсешүе һәм башкалар.
Киләчәктә булачак кече билгеләрнең бәгъзеләре: Гарәп ярымутравының яшеллеккә күмелүе; җәнлекләрнең, җансыз әйберләрнең телгә килүе; Евфрат елгасы аккан җирдә алтын тавының ачылуы; Мәһдинең хәлифәлек кылуы.
Ахырзаманның олы билгеләренә килгәндә, Аллаһ рәсүле (с. г. в.) алар хакында: «Сез ун билгене күрмичә, Сәгать (ягъни Кыямәт көне) җитмәячәк», – дигән һәм киләсе билгеләрне санап киткән: күкнең төтен белән каплануы; Дәҗҗәлнең (Антихристның) хакимлек итүе; җир астыннан хайван килеп чыгуы; кояшның көнбатыштан калкуы; Гайса пәйгамбәрнең (галәйһис-сәлам) җиргә икенче тапкыр килүе; Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ халыкларының ябырылуы; өч урында – көнчыгышта, көнбатышта һәм Гарәп ярымутравында – җирнең убылып төшүе; Ямәндә чыккан зур утның барлык кешеләрне Мәхшәр мәйданына кууы.
(Имам Мөслим риваять иткән хәдистән.)
Чыганак: Дини календарь.
Фото: Freepik.