

Изге мөхәррәм аеның 10нчы көне (28 июль) мөселман дөньясында Гашура көне буларак билгеләп үтелә.
"Гашура" сүзе гарәпчә “ун” дигән сүз. Бу көн шуның белән кадерле ки, күп пәйгамбәрләр төрле бәла-казалардан котылган.
Бу көнне ураза тоту һәм хәер өләшү сөннәт санала. Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәрнең бу көннәрдә ураза тотуы билгеле.
Мөселманнар гашурә көн уразасын, башка дин вәкилләренә охшамас өчен, мөхәррәмнең 9 һәм 10нчы көннәрендә яки 10нчы һәм 11нче көннәрендә тота (Мөслим). Көч җитмәгәндә, Гашура көнендә генә тоталар. Гашура уразасы үткән бер ел эчендәге гөнаһлардан арынуга сәбәп була, диелә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Аллаһ Гашурада ураза тотучының узган ел өчен гөнаһларын гафу итәр дип ышанам” (Мөслим)”, -- дигән.
Чыганак: Дини әдәбият.