Иман нуры
14 Июля 2023, 05:46

Тәмугтан кемнәр чыгачак?

Оҗмах елгаларының берсенә чумдыргач, алар ташкыннан соң ятып калган орлыклар күтәрелгән шикелле күтәреләчәк.

Тәмугтан кемнәр чыгачак?Тәмугтан кемнәр чыгачак?
Тәмугтан кемнәр чыгачак?

Аллаһ рәсүленнән (с. г. в.) шундый хәдис риваять ителә:

«Кыямәт көнендә мөэминнәр, Тәмугка эләккән кардәшләре өчен дога кылып, “Әй Раббыбыз, алар безнең белән бергә ураза тотты, намаз кылды, безнең белән бергә хаҗ кылды” дип, Аллаһка ялварачак. Аларга: “Кемне таныйсыз, шуларны Уттан чыгарыгыз”, – дип әйтәчәкләр. Тәмугка андый мөселманнарның йөзенә кагылу тыелачак, һәм мөэминнәр аннан тез
астына һәм тезгә тиклем утта торган бихисап кардәшләрен алып чыгачак. Хак дуслар шулай була: үзләре рәхәтлектә булып, син аларның ярдәменә мохтаҗ булганда, сине онытмыйлар.

Әмма Аллаһның мәрхәмәте тагы да зуррак һәм киңрәк. Тәмугта мөэминнәр таныган кешеләрнең берсе дә калмагач, Раббыбыз: “Кире борылыгыз да, кемнең йөрәгендә динар авырлыгындай иман табасыз, шуларны Уттан чыгарыгыз”, – дип әйтәчәк. Шул рәвешле Уттан йөрәгендә тәүдә – динар авырлыгындай, шуннан ары  – ярты динар авырлыгындай, иң соңыннан тузан бөртегендәй иманы булган кешеләр чыгарылачак.

Шуннан соң Аллаһ: “Фәрештәләр шәфәгать кылды, пәйгамбәрләр дә шәфәгать кылды, мөэминнәр дә шәфәгать кылды. Рәхимлеләрдән Рәхимле генә калды”, – дип әйтәчәк тә, һичбер изгелек кылмаган, инде күмергә әверелгән кешеләрне куш учлап алып, Тәмугтан чыгарачак. Оҗмах елгаларының берсенә чумдыргач, алар ташкыннан соң ятып калган орлыклар күтәрелгән шикелле күтәреләчәк. Шуннан энҗегә охшап калачаклар, муеннарында муенчак булачак. Бернинди изге эш кылмаган килеш Аллаһ тарафыннан Оҗмахка кертелгән бу кешеләрне бүтән Оҗмах әһелләре танып-белеп торачак».

Мөслим риваяте.

Дини календарьдан.

Тәмугтан кемнәр чыгачак?
Тәмугтан кемнәр чыгачак?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас