

– Мәетне юганда ничә ярдәмче кирәк?
– Иң аз дигәндә бер юучы һәм бер ярдәмче кирәк, ләкин мәетнең хәленә күрә (өлкән кешеме, баламы), бердән артык ярдәмче дә булуы мөмкин.
– Мәетне нәрсә белән юарга?
– Сабын белән юарга рөхсәт бар. Хәтта мәетнең ару-пакь булуы өчен сабын белән юылуы таләп ителә.
– Кәфенне алдан әзерләп куярга ярыймы?
– Кәфенне алдан кисеп, әзерләп юуның кирәге юк. Ләкин аны сатып алып, өйдә әзер тотарга ярый. Бик теләгән кеше алдан әзерләп куя ала.
– Табутка нәрсәләр куярга мөмкин?
– Хуш исләр куярга (сибәргә) рөхсәт бар. Теләгәннәр мәетләрнең табутларына хуш исләр куя алалар. Табутның эченә Коръән бите, догалар язылган битләр яисә мәетнең әйберләрен кую дөрес түгел.
– Кәфенлек күпме кирәк?
– Ирләргә – 8 метр, хатын-кызга 10 метр кирәк. Күбрәк булса да зарар юк.
– Ир – хатынын, хатын ирен юа аламы?
– Гомумән, ир – ирне, хатын хатынны юа ала. Әгәр юучы булмаса, хатын ирен юа ала. Ләкин ир хатынын юа алмый. Ислам диненә күрә, ире вафат булган хатын дүрт ай ун көн кияүгә чыкмый көтеп тора. Моңа “гыйддәт” диелә. Бу гыйддәттән соң, хатын теләсә, кияүгә чыга ала. Моның мәгънәсе хатынның һәмилә (авырлы) булу-булмавын билгеләү. Ягъни, ире вафат булса да, дүрт ай ун көнгә кадәр хатын өчен никахлылык хәле дәвам итә. Шуның өчен хатын ирен юа ала. Ирләр өчен гыйддәт булмаганлыктан, хатынның вафаты белән өйләнешү хәле дә бетә. Шунлыктан ир хатынын юа алмый. Ләкин ир дә хатынын юа ала дигән галимнәр дә булган.
– Балигълык яшенә җитмәгәннәр белән ничек?
– Балигълык яшенә җитмәгән кызларны (9 яшькә кадәр) ирләр, үсмер егетләрне (12 яшькә кадәр) хатыннар да юа ала. Ләкин ирне – ир, хатынны хатын юа дигән принципны тоту яхшырак.
– Җеназа намазын укыганда хатыннар катнашамы?
– Җеназа намазында хатыннар ирләрнең артында торалар һәм аларга күренмиләр. Хатыннарның ирләргә күренүе намазны боза.
– Вафат булып туган бала юыламы?
– Вафат булып туган бала юылмый. Бер тукымага чорналып күмелә.
– Мәетнең тырнак һәм чәчләре киселәме?
– Юк, киселми.
– Юучылар мәет тәнендә күргәннәрен сөйли аламы?
– Юучылар мәеттә начар нәрсәләр күрсәләр, моны беркемгә дә сөйләмәскә тиешләр. Чөнки динебез мәетләр хакында һәрвакыт яхшы сүзләр әйтергә таләп итә.
– Кәфен нинди төстә булырга тиеш?
– Кәфен ак төсле киҗе-мамык тукымадан була. Ләкин хатын-кыз өчен ефәктән һәм башка төсләрдән дә булуы мөмкин.
(А. Кайаның “Мәңгелек йортка таба” китабыннан.)