МӘЕТ ЮУ ТӘРТИБЕ
- Мәет юыла торган җиргә аркасы белән яткырыла. Мөмкин булса, бите һәм аяклары кыйблага таба юнәлдерелә.
- Мәет юыла торган җиргә юучы һәм ярдәмчеләрдән башкалар кереп чыкмый. Табутка куйган вакытта ярдәмчеләр кирәк булса гына чакырылалар.
- Мәет юучы тәһарәтле булырга тиеш. Тәһарәтсез яисә күрем хәлендә мәет юу мәкрухтыр (хупланмый).
- Мәет юганда кирәкле сүзләр генә сөйләнелә, юк-бар сүзләр сөйләнелми.
- Мәет юучы болай дип ният кыла:
а) “ният кылдым бу мәеткә госел тәһарәте алдырырга”
яки
б) “ният кылдым бу мәеттән госел тәһарәтен төшерергә”.
- Мәетне юа башлаганда: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” дип башлана һәм беткәнчегә кадәр “Гуфрәнәкә йа Рахман” догасы еш-еш укыла. Бу доганың мәгънәсе: “Аллаһым, мәгърифәтеңне телим”.
- Истинҗа алдырыла. Юучы, чүпрәкне бармакларына чорнап, мәеткә истинҗа алдыра (гаурәт җирләрен чистарта). Бу эшне ике-өч мәртәбә кабатлый. Һәр мәртәбәсендә чүпрәкләрне алмаштыра.
- Мәетнең гаурәт җирләрен юу һәм кәфенләү вакытында өстен бер тукыма белән ябып торалар.
- Таһарәт алдырыла. Таһарәт алдырылганда:
а) авыз-борын мәсех иттерелә, эчләренә су кертелми. Юучы бер чүпрәкне бармакларына чорнап юешләтә. Бу юеш чүпрәк белән мәетнең иреннәрен һәм борын тишекләрен юешләтә (мәсех иттерә);
б) бит юыла (өч мәртәбә):
в) куллар юыла (элек – уң, аннан сул кул – 3 әр мәртәбә);
г) баш мәсех иттерелә (муен, колакларны кирәк түгел);
д) аяклар юыла (башта – уң, аннан сул аяк – 3 әр мәртәбә).
- Тәһарәттән соң мәетнең өстенә җылы су коела.
ГӘҮДӘНЕ ЮУ
- Мәетнең чәчләре һәм башы юыла (3 тапкыр).
- Сул якка борып, уң ягы юыла (3 тапкыр).
- Уң якка борып, сул ягы юыла (3 тапкыр).
- Юып бетергәннән соң, мәетне утырткан кебек аз гына торгызып, корсагы сыйпала. Нәҗес чыкса, су коела. Әмма мәет яңадан юылмый.
- Мәетне сөлге яисә чүпрәк белән киптерәләр.
ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫҢ КӘФЕНЕ
Ул биш өлештән тора:
- Ахирәт күлмәге: муеннан аякка кадәр. Чәче озын булса, үрелеп, шушы ахирәт күлмәгенең өстенә куела.
- Баш яулыгы: чәчләрен капларлык зурлыкта. Бите һәм чәчләре бу яулык белән ябыла.
- Изар: баштан аякка кадәр җәймә.
- Күкрәк яулыгы: түштән кендеккә кадәр озынлыкта. Күкрәк өстенә ябыла.
- Лифафә: изардән ярты метр кадәр озынрак. Лифафәнең ачылып китү ихтималы булса, баштан һәм аяктан тасма белән бәйләнә. Күмгән вактта болар чишелә.
ИРЛӘРНЕҢ КӘФЕНЕ
Ул өч өлештән тора:
- Ахирәт күлмәге.
- Изар.
- Лифафә.
ТАБУТТА
- Ярымтабутка иң элек – лифафә, аның өстенә – изар, аннары ахирәт күлмәгенең яртысы куела. Ахирәт күлмәгенең яртысы табутның тышында кала. Мәет ахирәт күлмәгенең өстенә яткырылганнан соң, тышта калган яртысы да мәетнең өстенә ябыла.
- Баш яулыгы белән бите һәм чәчләре ябыла.
- Изар белән гәүдә чорнала.
- Күкрәк яулыгы изарнең өстенә куела.
- Лифафә белән мәет икенче мәртәбә чорнала. Мәет юу һәм кәфенләү вазыйфасы шуның белән тәмам була.
(А. Кайаның “Мәңгелек йортка таба” китабыннан.)
(Дәвамы бар.)