Иман нуры
19 Мая 2023, 07:25

Ирең – синең Җәннәтең я Утың

 Ирең өчен гүзәл һәм иң хуш исле чәчәктәй бул – сиңа карап аның күңеле шатланып торсын.

Ирең – синең Җәннәтең я УтыңИрең – синең Җәннәтең я Утың
Ирең – синең Җәннәтең я Утың

Иреңне ничек сайлыйсың?

Иреңне сайлаганда бик тә игътибарлы бул! Чөнки гаилә тормышы үзара аңлашу, ярдәмләшү һәм мәхәббәтсез озак дәвам итә алмый.

Бервакыт Хәсән әл-Басри янына бер кеше килеп: “Минем бик нык яраткан бердәнбер кызым бар. Аны кемгә кияүгә бирим икән?” – дип сорагач, ул шулай дип җавап бирә: “Тәкъвалы (ягъни Аллаһтан курыккан) кешегә кияүгә бир: әгәр дә ул хатынын яратса, аңа карата киң күңелле булыр, яратмаса – золым кылмас һәм рәнҗетмәс”.

Ирең өчен бизән

Син ирең өчен гүзәл һәм иң хуш исле чәчәктәй бул – сиңа карап аның күңеле шатланып торсын.

Ибн Габбәс (Аллаһ аңардан риза булсын): “Безнең хатыннарыбыз ястү намазыннан соң иң матур бизәнгечләре белән бизәнә һәм иртәнге намаз алдыннан аларны юып төшерә иде”, – дигән.

Иреңне җәфалама

Иманлы ир – ул сиңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән нигьмәт. Шуның өчен дә аны ихтирам ит, чөнки ул сиңа бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхеткә ирешү өчен сәбәп булып тора.

Мөгаз ибн Жәбәлдән (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез (с. г. в.) шулай дигән: “Бу дөньяда хатын-кыз үзенең ирен җәфаласа, аның Ахирәттәге хур кызлары исәбеннән булган хатыны шулай ди: “Җәфалама аны, Аллаһ ләгънәте төшкере! Ул бары тик синең кунагың гына, һәм тиздән ул синнән китеп, безгә килер!” ” (әт-Тирмизинең хәдисләр җыентыгыннан, яхшы хәдис).

Һаҗәр кебек бул

Имансыз гаилә һавадагы мамык кебек. Җил аны кайсы якка куса, ул шул якка оча. Шуңа да гаилә корганда аны ныклы иманга нигезләнеп кор.

Ибраһим пәйгамбәр (галәйһис-сәләм) хатыны Һаҗәрне имчәк баласы белән сусыз, ризыксыз һәм кешесез чүллектә калдыргач, Һаҗәр аңардан: “И Ибраһим! Син безне суы да, ризыгы да булмаган чүллектә ничек калдырып китәсең? Аллаһ сиңа шулай әмер иттеме?” – дип сорый. Ибраһим аңа: “Әйе”, – дип кенә җавап бирә. Шуннан соң Һаҗәр тынычланып: “Алайса, Аллаһ безне һәлак итмәс”, – дип әйтә. Бу вакыйганың ахыры исә барыбызга да билгеле.

Иреңә елмаеп кара

Елмаю – ир белән хатын арасында мәхәббәтнең ныгынуына бер сәбәп. Шуңа да ирең сиңа караган чакта йөзеңдә һәрвакыт елмаю күрсен дип тырыш.

Иреңнең шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклаш

Иреңнең хис-тойгыларын хөрмәт ит һәм аның шатлыгын да, кайгысын да уртаклаш.

Хәдичә (Аллаһ аңардан риза булсын) – иренең хис-тойгыларын уртаклашуда бөтен хатыннарга да үрнәк. Ул Пәйгамбәребез (с. г. в.) белән бәхет-шатлыкта көн иткән һәм аңа вәхи төшкәч, аны юатып: “Аллаһ белән ант итәм! Ул сине беркайчан да хурлыкка төшермәячәк!” – дигән. Шуннан соң ул гомере буена Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) Аллаһ динен бүтәннәргә җиткерүдә ярдәм итә һәм бөтен авырлыкларны да аның белән бергә кичерә.

Өмәмә бинт әл-Харис, кызын кияүгә биргән чакта, аңа шундый нәсыйхәт биргән: “Ирең кайгырганда – шатланудан, шатланганда кайгылы чырайлы булудан саклан!”.

Хәләл ризык кәсеп итүдә иреңә ярдәмче бул

Хак сәләфләрнең хатыннары, ирләре иртә белән эшкә яки кәсеп итәргә чыгып киткәндә, аларга: “И Аллаһ колы! Харам кәсеп итүдән саклан һәм хәләлне генә кәсеп ит! Чөнки без ачлыкка һәм авырлыкка сабыр итәрбез, ә инде Җәһәннәм утына һәм Раббыбызның ачуына сабыр итә алмабыз!” – дип әйтер булган.

Иреңнән канәгать бул

Хатын-кызның иреннән канәгать булуы аның үзен бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхеткә ирештерә. Хатын-кызның матурлыгы да, бай булуы да һәм затлы нәселдән булуы да аны чит ирләргә карауга этәрергә тиеш түгел.

Ибн Габбәстән (Аллаһ аңардан һәм аның атасыннан риза булсын) риваять ителүенчә, Пәйгамбәребез (с. г. в.): “Миңа Җәһәннәм күрсәтелде, һәм аның әһелләренең күбесе көферлек кылган хатыннар иде”, – дигән. “Алар Аллаһка көферлек кылганмы?” – дип сораганнар аңардан. Пәйгамбәр (с. г. в.) шулай дип җавап биргән: “Алар ирләренә карата рәхмәтле булмаган һәм аларга күрсәтелгән яхшылыкка шөкер итмәгән. Әгәр дә син андый хатыннарның берсенә гомер буе яхшылык кылып та, азак ул синдә үзенә ошамаган берәр нәрсәне күрсә, сиңа: “Мин синнән гомер буе бернинди дә яхшылык күрмәдем”, – дияр” (әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан).

Иреңнең фәкыйрьлегенә сабыр ит

Фәкыйрьлек кимчелек түгел. Фәкыйрьлеккә сабыр итмәү һәм бу хәлдән чыгу юлларын эзләмәү генә кимчелек санала.

Гайшә (Аллаһ аңардан риза булсын): “Мөхәммәтнең (с. г. в.) үлеменә кадәр аның гаилә әһелләренең беркайчан да арпа икмәген ике көн рәттән туйганчы ашаганы булмады (икенче риваятьтә “бодай икмәген” диелә – ред.)” (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).

Иреңнең хакларын үтәүдә ваемсыз булма

Иреңнең синең алдыңда булган бурычларына караганда үзеңнең аның алдында булган бурычларыңны үтәүне алгарак куй. Чөнки ирең – синең Җәннәтең яки Утың!

Бервакыт Пәйгамбәребез (с. г. в.) янына бер хатын килеп, үзенең сорауларына җавап алганнан соң, Рәсүлебез (с. г. в.) аңардан: “Син кияүдәме?” – дип сорый. Хатын: “Әйе”, – дип җавап бирә. Шуннан соң Пәйгамбәр (с. г. в.): “Син аның белән ничек мөгамәлә итәсең?” – дип сорый. Хатын: “Аның алдында көчемнән килгәнне эшлим”, – ди. Пәйгамбәр (с. г. в.) аңа: “Аңа карата игътибарлы бул, чөнки ул – синең Җәннәтең дә, Утың да!” – дип әйтә.

Ирең чакырса, җавап бир һәм аны ачуландырма

Әгәр дә ирең сине түшәккә чакыра икән, аны җавапсыз калдырудан һәм иреңнең сиңа ачуланып төн үткәрүеннән саклан! Инде ирең ачулана торган булса, аны тынычландырырга һәм канәгатьләндерергә ашык!

Әбү Һурайрадан (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, Пәйгамбәр (с. г. в.) шулай дигән: “Әгәр дә ир кеше хатынын үзенең янына түшәккә чакырса, ә ул килмәсә, һәм ире аңа ачуланып йоклап китсә, иртәнгә кадәр аны (хатынны – ред.) фәрештәләр ләгънәтләр” (әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан).

Гомәр вакытындагы сөт сатучы кыздай бул

Аллаһ белән үзең арасындагы һәм ирең белән үзең арасындагы булган мөнәсәбәтне ихласлык һәм тугрылык белән нурла. Һәм дә Гомәр ибн әл-Хәттап (Аллаһ аңардан риза булсын) вакытындагы сөт сатучы кыз кебек бул!..

Көннәрдән бер көнне Гомәр, мөселманнарның хәл-әхвәлләрен белешеп урамда йөргәндә, кызына сөткә су кушырга боерган хатын тавышын ишетеп кала. Моңа җавап итеп бу кыз әнисенә: “Мөэминнәр әмире Гомәр сөтне су белән бутамаска кушты бит”, – ди икән. Әнисе: “И кызым! Безне бит Гомәр күрми”, – дигәч, кызы: “Гомәр безне күрмәсә дә, безне Гомәрнең Хуҗасы күрә”, – дип әйтә. Бу сүзләрне ишетеп торган Гомәр, кызның иманлы булуын күреп, аңа үзенең бер улын өйләндерә.

Син дә шушы кыз кебек ихлас һәм тугры бул һәм “Ирем күрмәсә дә, иремнең Хуҗасы Аллаһ күрә” дип, үзеңне гөнаһлардан арала!

Дини матбугаттан.

Фото: Freepik.

Ирең – синең Җәннәтең я Утың
Ирең – синең Җәннәтең я Утың
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас