

Мәеткә файдасы булган нәрсәләр
1. Коръән укып, савабын мәетнең рухына багышлау.
2. Мәет өчен дога кылу.
Хәзрәти Ибраһимның догасын һәм белгән догаларыбызны уку.
"Раббәнәгъфир лии вә ли вәәлидәййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкумүл-хисәәб".
Мәгънәсе: "Әй Раббыбыз! Хисап соралачак кыямәт көнендә мине, ата-анамны һәм бөтен мөэминнәрне гафу ит".
Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмнең иң күп кылган догаларының берсе:
"Раббәнәә әәтинә фид-дүнйәә хәсәнәтән үә фил-әәхырати хәсәнәтән үә кыйнәә гәзәәбән-нәәр".
Мәгънәсе: "Әй Раббыбыз! Безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык бир, безне җәһәннәм газабыннан сакла".
3. Мәрхүмнең бурычы булса, аны түләү.
4. Изге эшләр эшләп, савабын мәрхүмнең рухына багышлау. Мәет күмелгәннән соң, аның гаилә әгъзалары, туганнары беренче көннән башлап җиденче көнгә кадәр ярлыларга сәдака биреп, савабын мәетнең рухына багышларлар. Сәдака бирергә хәленнән килмәгәннәр ике рәкагать нәфел намаз укып, савабын мәеткә багышлар.
5. Галимнәр әйтүенчә, мәрхүм өчен ураза тоту, хаҗ кылу мөмкин.
***
Үлгән кешегә файда китерә торган игелекле гамәлләрнең иң әһәмиятлеләре -- үзе исән чакта кылган гамәлләр. Хәдисләрдә, дини китапларда әйтелүенчә, моңа түбәндәгеләр керә: кешеләргә дини белем өйрәтеп калдыру; үзеннән соң догачы булырлык игелекле, тәрбияле бала үстерү; мәчет, мәдрәсә төзелешенә, китап бастыруга акча тоту; Коръәнне мирас итеп калдыру; үз үлеменнән соң кешеләр файдалана алырлык мирас яисә сәдака рәвешендә мирас калдыру; кое казу; җимеш агачы утырту һәм башка хәерле эшләр.
Бу дөньядан киткән кардәшләребезне онытмыйк. Аллаһы Тәгалә аларның һәм безнең гөнаһларыбызны кичерсә һәм безне оҗмах бакчаларына урнаштырса иде!
А. Кайаның "Мәңгелек йортка таба" китабы һәм дини матбугат файдаланылды.