+18 °С
Облачно


Рамазаннан соң килгән шәүвәл аенда алты көн ураза тотып, бик зур әҗер-савапларга ирешергә мөмкин.
Аллаһ рәсүленнән (с. г. в.) хәбәр ителүенчә, шәүвәлнең алты көнендә ураза тоткан кешегә ел буена ураза тоткан кебек савап язылачак. Бу ураза мөстәхәб, ягъни бик яхшы, хупланган сөннәт гамәл санала.
Шәүвәлнең уразасына аның икенче көненнән башлап керешергә мөмкин, чөнки беренче көнне, ягъни бәйрәм көнендә, ураза тоту тыела. Уразаны шәүвәлнең теләсә кайсы алты көнендә тотарга мөмкин, ләкин ай башында тоту хәерлерәк. Алты көнне бер-бер артлы тотарга да, бер-бер артлы тотмаска да була.
Чыганак: "Дини календарь". Уфа, 2023.