

Аллаһыдан килгән төшләр. Чыннан да кайбер төшләр хак булып, алар аша Аллаһ Тәгалә безгә ниндидер тәрбия бирә, ниндидер гыйлем бирә, нәрсәдәндер безне төзәтә, нәрсәдәндер безне кисәтә. Шуңа Пәйгамбәребез (с.г.в.): «...пәйгамбәрлекнең кырык алтыдан бер өлеше», – диде.
Бохари һәм Мөслим җыентыкларында, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Хәерле, дөрес булган төш, пәйгамбәрлекнең кырык алтыдан бер өлеше», – диде, һәм икенче бер хәдистә килә: «Төш – күктән килгән хәбәрнең башы», дигән, ягъни нәрсәнедер Аллаһ Тәгалә безгә белдертә, күрсәтә. Дөрескә аша торган төшләр, алар, җәмәгать көндез түгел, төнлә киләләр, күбрәк сәхәр алдыннан, иртәнге намаз алдыннан. Чөнки иртәнге намаз алдыннан соң кояш чыга, таң ата, андый вакытта күбрәк шайтан бутый, кеше саташа. Бүген дә төш гыйлемен өйрәнгән галимнәргә килеп төшеңне сөйләргә теләсәң, ул сиңа кайсы вакытта күрүеңне сорый: иртәнге намазга кадәрме, гасә иртәнге намаздан соңмы, дип сорый. Иртәнге намаздан соң булса, ул аны тыңламаска да мөмкин.
Изге төшләр Аллаһы Тәгаләгә якын, тугры булган, гөнаһлардан сакланган, хәләл тормышта яшәүче кешеләргә күбрәк килә. Җәмәгать, сирәк кенә Аллаһ Тәгалә имансызларга, кяферләргә дә төш аша белдертергә мөмкин. Моңа дәлил булып Мисыр патшасының төше: җиде ач сыер жиде тук сыерны ашавын, ягъни җиде ел туклык килеп, җиде ел ачлык килер дип ул төш аша күрде. Аллаһ кяфергә дә күрсәтте бу төшне һәм Йосыф (г.с.) бу төшне сөйләп бирде.
Шуны әйтергә кирәк, кайбер кешеләр төшләр белән артык мавыгалар һәм үзләренең күргән төшләрен пәйгамбәрләрнең вәхи дәрәҗәсенә күтәрәләр. Хәтта «Мин төш күргән идем, мин шулай барачакмын...» дип, ниндидер даһи кешеләргә әйләнәләр. Төшләргә чиктән тыш артык игътибар бирү ярамый, чөнки төшләрен пәйгамбәрләрнекенә охшатып, саташырга, адашырга мөмкин.
Икенче төркем – ул шайтан төшләре. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, кайвакыт шайтан төшләр аша кешенең күңел тынычлыгын ала, аңа шикләр кертә, аңа ниндидер курку, кайгы-хәсрәт кертә. Мәсәлән, берәүнең төшендә башына зур бәла килгән һәм ул шуны күреп, аннан ничек котылырга белми. Берсе килә мәчеткә, төшендә хатыны, яисә баласы үлгән, нишләргә, кая сәдака бирим ди. Әлбәттә, аның сәдака бирүе яхшы, мин әйтәм: «Әле бу куркыныч төшне күрмәсәң, мәчеткә килер идеңме?» Ләкин шайтан нишли? Ул алдый кешене, аңа хәсрәт, хафа сала, һәм кешенең үлүе дә, тууы да төш белән бәйле түгел, ә аның тәкъдире белән. Кемдер әйтә: «Күргән идем бит туганымның үлгәнен. Менә коткарып кала алмадым. Үлде инде», – ди. Син нәрсә генә эшләсәң дә, аны коткарып кала алмыйсың.
Кайвакыт шайтан кешене төшләр аша алдый. Кешеләрне дәвалый торган кешегә сорау бирдем: «Син каян белдең үзеңнең даһи икәнеңне?» Ул: «Миңа төнлә фәрештәләр килде. Алар килеп мине нурлы канатлары белән сыпырдылар да, иртән уяндым да, кешеләр дәвалый башладым», ди. Каян ул белә, аңа әллә фәрештә килгәнме, әллә иблис килеп койрыгы белән сыпырганмы. Шуңа да кемдер сихерче булып китә, кемдер күрәзәче, янәсе ул яшерен гыйлемнәрне белә, шуңа ул фотодан дәвалый башлый. Шайтан шулай бик күп кешеләрне алдый, фәрештә, яисә башка нәрсә булып килгән булып. Бу нәрсәләрдән сак булырга кирәк.
Шулай ук Бохари, Мөслим риваятьләрендә килә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Әгәр берәрегез күңеленә ошаган төш күрсә, бу Аллаһтан, – ди. – Ул төш өчен Аңа мактау сүзләре әйтсен («әлхәмдүлилләһи», дип әйт). Һәм башкаларга да сөйләсә була, – ди. – Әгәр дә башка начар төш күрсә, ул төш шайтаннан. Ул төшнең начарлыгыннан Аллаһ Тәгаләгә сыенсын. Ягъни уянгач та «Әгүзү билләһи минәш-шайтанир-раҗиим», дип әйтсен» (Ягъни: «Раббым, мине сакла шушы яман төштән») һәм берәүгә дә сөйләп йөрмәсен». Ул кешеләр аны ничек кабуд итә, ничек юрый? Шуңа күрә берәүгә дә сөйләмәсен, ди. Бу кагыйдәләрне үтәсә, начар төшнең зыяны тимәс. Кагыйдә нинди? «Әгүзү билләһи минәш-шайтанир-раҗиим», дип әйт һәм беркемгә дә сөйләмә.
Икенче бер хәдистә килә, «Изге төш Аллаһтан, яман төш шайтаннан. Әгәр берәрегез күңеленә хуш килмәгән, начар төш күрсә, уянгач та сул ягына өч тапкыр төкерсен һәм шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенсын «Әгүзү билләһи минәш-шайтанир-раҗиим», дип әйтсен һәм шул вакыт аның зыяны тимәс. Димәк, яман төш күргәч, башыңны сул якка борып, өч мәртәбә төкереп тфү-тфү дип, «Әгүзү билләһи минәш-шайтанир-раҗиим», дип һәм кешегә сөйләмәсәң, зыяны тимәс, ди.
Икенче бер хәдистә, яткан халәтен үзгәртсен диелгән, бәлки ул корсагында ятадыр, бәлки дөрес ятмыйдыр. Начар төш күреп уянып китте икән, димәк, халәтен үзгәртсен. Болар яман төштән котылу кагыйдәләре.
Өченче төр төшләр, кешенең үзеннән, ягъни нәфесеннән булган төшләр. Моның сәбәбе нәрсәдә? Кеше көне буе нәрсә күрә, нәрсә эшли, нәрсә кичерә, төшендә дә шуны күрә. Шундый әйтем дә бар бит: «Мин сине туйдырып бетергәнмендер инде, төшеңә дә керәмдер инде», ләкин кайберләр әйтә: «Сине туйдырып бетерәм әле төшеңә кергәнче», – дип. Шуңа кемне гел-гел күрсәң, аның белән саташа башлыйсың.
Бу көне буе фикерләп, чумып яшәгән проблемаларны төштә күрүдән артык хикмәт эзләргә кирәкми. Бу безнең гадәти төшләр. Намазда да нәрсә керә башка? Моңа хәтле нәрсә белән кайнаштың, шул керә башка.
Әйтәләр: «Мин төшемдә үлгән туганнарымны: әби-бабайларны күрәм, мин үләмдер инде, хәзрәт», – диючеләр дә бар. Мин әйтәм: «Озакламый без бөтенебез дә үләбез, әмма әҗәл җиткәч». Әҗәл җитмичә, төш күргәннән генә беркем дә үлми. Үлгән туганнарны күрү, ул әҗәл җитте, үләсең дигән сүз түгел. Ул аларны сагынудан булырга мөмкин. Мәсәлән, әтиең вафат, аны сагынасың, ул керә. Әйттек бит, нәфестән булган. Вафат булган туганнарны уйлыйсың, аларга дога кыласың, төшеңдә күрәсең. Аллаһ Тәгалә шулай сөендерә дә, син дога кыласың, елмаеп әбиең төшеңә керә, мәсәлән. Кайбер кешегә үлгән бабасы, яисә әбисе керсә, әле сәбәп тә була аларга дога кылырга, мәчеткә барып киләргә.
Йокларга ятканда да без үлем догасы укып ятабыз: «Бисмикә рабби вәдагту җәнбии вә бикә арфагуһү ин әмсәктә нәфсии фәрхамһәә вә ин әрсәлтәһәә фахфәзһәә бимәә тәхфәзу биһи гибәәдәкәс-саалихиин» – «Раббым, Синең исемең белән тәнемне салдым, Синең исемең белән күтәрермен. Йа, Раббым, җанымны алдырсаң, мине гафу ит. Әгәр кире бирсәң, изге бәндәләреңне саклаган кебек аны сакла», дип әйтәбез.
Йә, Раббым, һәрберегезгә хәерле, бәрәкәтле тормышлар бирсен, Аллаһ Үзе разый булган гамәлләрдә, сүзләрдә булырга насыйп итсен һәм иман белән яшәп, иман белән Үз хозурына кайтарсын.
“Татар мөселман календаре – 2023” китабыннан.
Фото: intertat.tatar