Иман нуры
21 Апреля 2023, 10:19

Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН. Мин төш күрдем. Нишләргә? Вәгазь (Башы)

Без күргән бөтен төшләр дә Аллаһтан түгел, еш кына шайтан килеп күңелләребезгә курку сала.

Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН. Мин төш күрдем. Нишләргә? Вәгазь (Башы)Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН. Мин төш күрдем. Нишләргә? Вәгазь (Башы)
Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН. Мин төш күрдем. Нишләргә? Вәгазь (Башы)

Галәмнәрне юктан бар кылып, безне Үзенең чиксез сый-нигъмәтләрендә яшәтүче Раббыбыз Аллаһ Тәгаләгә мең-мең Шөкерләребез, мактау һәм олуглауларыбыз бул­сын. Җирләргә дә, күкләргә дә Аллаһның рәхмәте булып сөекле Пәйгамбәребезгә күңел түрләребездән чыккан до­галарыбыз, Аллаһ Тәгаләнең сәламе вә салаваты булсын.

Газиз кардәшләрем, иң элек үземне, аннары сезне тәкъвалыкка чакырам.

Аллаһының әмерләрен үтәгез, Аның тыйганнарынан тыелыгыз. Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтте: «Әй иман китергән бәндәләр, Аллаһы Тәгаләгә тәкъва булыгыз, Аның әмерләрен үтәгез, тыйганнарыннан тыелыгыз һәм үзегезнең мөселманлыгыгызны төзәтмәгән хәлдә Аллаһ хозурына кайтудан сакланыгыз», – диде.

Газиз кардәшләрем, Аллаһы Тәгалә чиксез хикмәт Иясе. Безне яшәвебезне көн һәм төннәргә бүлде. Көнне ул безнең өчен «мәгәшән» – яшәү, көрәшү, аралашу өчен бир­де, ләкин төнне Ул безгә кием итеп бирде, ягъни яшеренү өчен, ялгыз калу өчен, үз гаиләңдә сыенып, яшеренеп йок­лау өчен бирде, һәм Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән чиксез нигъмәтләренең берсе – ул йоклау нигъмәте. Йокы белән дә, җәмәгать, бик зур хикмәтләр бар. Шуларның берсе адәм баласының йоклаган вакытта төшләр күрүе. Борынгы пәйгамбәрләр заманыннан кешенең төнлә йоклаганда төш күрүе кешелектә бик күп сораулар тудырган. Зур галимнәр үзләренең фәнни эшләрен төшләргә бүген дә әле багыш­лыйлардыр. Коръәни Кәримдә дә, сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисләрендә дә һәм пәйгамбәрләрнең тарихын­да да төшләрнең урыны зур икәнен күрәбез һәм беләбез. Шушы хөтбәгә әзерләнгәндә башыма бер фикер килде. 1996 елдан җомга минбәрендә булып, әле бер тапкыр да төшләр хакында хөтбә сөйләгәнем булмаган икән.

Кешенең йоклаган вакытта төшләр күрүе Аллаһының бер хикмәтләреннән берсе булып тора. Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрләргә дә Үзенең күпме әмерләрен, фарызларын төшләр аша җиткерде. Ибраһим пәйгамбәр төшендә күрде, Исмәгыйльне үз кулы белән корбан иткәнен. Төшендә күргәнен тормышка ашыру өчен Исмәгыйльне корбан итәр өчен алып барды.

Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә гади кешеләрдән аер­малы буларак күп өстенлекләр бирде, һәр пәйгамбәрнең үз могҗизасы бар иде. Шуларның берсе Йосыф пәйгамбәр, ул кешеләрнең төшләрен юрау, сөйләү, аңлату белән мәшһүр булды. Мисыр патшасы, тулы бер дәүләт патшасы, төш күргәннән соң, күпме төш сөйләүчене чакырды, әмма бер­се дә аңлатып бирә алмады: «Бу мәгънәсез төш, патша. Моның мәгънәсе юк», – диделәр. Шуннан соң патшага: «Бер кеше бар, ул төрмәдә утыра, Йосыф исемле пәйгамбәр, егет, аны чыгарып сөйләтсәң була», – диделәр. Патша аны төрмәдән чыгартып, төшен юратты һәм шул сөйләгән төш белән илнең икътисады ун-ничә елга алдан төзелеп куйды.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә бик күп әмерләрне төшләре аша алды. Еш кына үзе дә иртәнге намаздан соң, зикер-тәсбихлар беткәч: «Бүген кайсыгыз, нинди төш күрде», дип сәхабәләрдән сорый торган булган. Сәхабәләр кайвакыт шул көнне күргән төшләрен сөйләгәннән соң, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларның төшләрен аңлатып бирә тор­ган булган. Бу хакта хәдисләр күптер. Шулай ук Габдуллаһ ибнү Габбас (р.г.) сөйләвенчә, сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килә һәм ана үзенең төшен сөйләргә рөхсәт сорый. Пәйгамбәребез янында сәхабәләр Әбү Бәкер һәм башкалар тора, ул кеше үзенең төшен сөйли башлый. Шуннан соң ул әйтә: «Бүген төнлә белән мин күләгә би­реп торучы болытны күрдем», – ди. Болыт һәм болытның астында күләгә. Ә күләгә дигән әйбер, безнең климатта – кояшны каплаучы болыт, диләр, без аны ниндидер яман мәгънәдә аңлыйбыз. Ләкин гарәп ярымутравында 40-50 градус эсседә болыт – нигъмәт, беренчедән – ул яңгыр, икенчедән – ул күләгә бирә, күләгәдә кеше рәхәтлек ала. Ул кеше сүзләрен дәвам итеп: «һәм шул болыттан агып чыга иде май һәм бал. Кешеләр шул болыт астына килеп, уч төпләренә бал белән май җыйдылар, һәм мин күрдем, кайбер кешеләр күп җыйган иде, ә кайберләргә ул әзрәк эләкте. Шуннан соң кинәт мин бау күрдем. Ул бау җирдән алып күккә кадәр менгән иде. Һәм син (Пәйгамбәребезне күргән төшендә) шушы бауга тотынып өскә менеп киттең. Аннары икенче килде дә, ул да шулай менеп китте, аннан тагын бер кеше килде дә менеп китте. Аннары бер кеше ки­леп тотынып менә башлаган иде, бавы өзелеп китте. Әмма күпмедер вакыттан соң ул бау яңадан кушылды. Менә шундый төш күрдем», – диде. Шуннан соң Әбү Бәкер (р.г.):

«Йә, Расүлуллаһ, Аллаһ белән ант итеп әйтәм, – ди. – Миңа рөхсәт бир әле бу төшне сөйләргә». Димәк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) генә түгел, сәхабәләр дә төшләрне сөйләгәннәр. Төшне сөйләү – ул үзе бер фән булып тора, аның үзенең зур галимнәре бар, Ибн Сирин кебек. Шунда Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөйләргә рөхсәт бирә. Әбү Бәкер (р.г.) әйтә: «Күләгә биреп торучы болыт – ул безнең динебез ислам, ул үзенең күләгәсенә безне җыя. Болыттан агып торучы май һәм бал – ул Коръән китабы һәм аның татлылыгы, файдасы,
бәрәкәте тора. Ләкин кемдер ул бәрәкәтне күбрәк ала, кемдер әзрәк. Ә җирдән күккә кадәр сузылган бау – хакыйкать. Шуңа күрә аңа тотынып син - Пәйгамбәрем күккә менәрсең, аннары берәү менәр аңа тотынып, аннан икенчесе, өченчесе, ә кемдер менгәндә бавы өзелеп китәр. Әмма бераздан ул бау яңадан ялганыр һәм ул шул бауга тотынып менеп китәр, – ди. – Йә, Расүлуллаһ, дөрес сөйләдемме, әллә хаталандыммы?» - ди. Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Нәрсәдәдер ялгыштың, ә нәрсәдәдер дөрес
булдың», – ди. Әбү Бәкер (р.г.) аңа әйтә: «Йә, Расүлуллаһ, Аллаһ белән ант итеп әйтәм, син миңа әйтергә тиеш. Кайда мин ялгыштым, кайда дөрес әйттем», – ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа карый да: «Аллаһ белән ант итмә, яме», – ди. Ягъни Аллаһ белән ант итмичә сора, дигән була. Бу хәдис
имам Бохари һәм Мөслим риваятьләрендә килә.

Гайшә (р.г.) әйтә: Пәйгамбәребез (с.г.в.) төшендә нәрсәне күрсә, ул әйбер безнең өнебездә дә килә иде» дигән. Ягъни тормышларында да була, чөнки гади кешеләрдән аермалы буларак, пәйгамбәрләрнең төшләре вәхи, алар ниндидер нәфес, шайтан төшләре белән төшләнә алмыйлар. Алар төшләрендә фәкать Аллаһ Тәгалә биргән гыйлемнәрне, Аның әмерләрен генә күрәләр. Шулай итеп Пәйгамбәребезнең сөннәте төшләрне өчкә бүлә. Гауф ибне Мәлик тапшыра, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтгкән: «Төшләр өч төрле була. Беренчесе, адәм баласын кур­кыта торган, хафага сала торган шайтан төшләре». – Без күргән бөтен төшләр дә Аллаһтан түгел, еш кына шайтан килеп күңелләребезгә курку сала. «Икенче төр төшләр, – Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте. – Кешенең уяу вакытларындагы моң-зарлары, кайгы-хәсрәтләре, бәхет-шатлыклары. Шулкадәр алар кешенең күңеленә керә ки, ул аны хәтта төшендә күрә», – ди. Димәк, yл төшләр кешенең үзеннән, аның нәфесеннән, уй-кичерешләреннән. «Ә, кайбер төшләр, – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.), – пәйгамбәрлекнең кырык алтыдан бер өлеше». Димәк, ул төшләр Аллаһыдан килгән төшләр була. Бу Ибн Мәҗә риваятендә сахих ххәдис.

Димәк, бар төшләр Аллаһтан, бар төшләр шайтаннан, бар төшләр кешенең үзеннән.

(Дәвамы бар.)

“Татар мөселман календаре – 2023” китабыннан.

Фото: Кукмара үзәк мәчете сайтыннан.

Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН. Мин төш күрдем. Нишләргә? Вәгазь (Башы)
Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН. Мин төш күрдем. Нишләргә? Вәгазь (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас