Иман нуры
14 Апреля 2023, 03:50

Кадер киче кайчан?

Рамазан аеның соңгы ун кичләренең берсендә Кадер төне яшеренгән. Кем бу төнне, әҗер-савапларга өмет итеп, тәүбә итеп, гыйбадәттә үткәрә, шуның гөнаһлары ярлыканыр.

Кадер киче кайчан?Кадер киче кайчан?
Кадер киче кайчан?

Хәдисләрдә: «Кадер төнен рамазанның соңгы ун көненең так төннәрендә эзләгез», – диелгән. Димәк, 21нче, 23нче, 25нче, 27нче һәм 29нчы рамазанда.
Ә бу төн нәрсәсе белән әһәмиятле? Ник аны бөтен мөселманнар да түземсезләнеп көтә?
1. Аллаһ бу бөек төндә бөтен кешелек өчен хак кулланма булган һәм бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхеткә ирештергән Коръән Кәримне назил кылган.
2. Бу төн мең айдан да хәерлерәк.
3. Бу төндә җиргә фәрештәләр төшә, үзләре белән бергә изгелек, бәрәкәт һәм рәхмәт алып килә.
4. Бу төн – җәзалардан һәм газаплардан имин төн.
5. Аллаһ бу төнлә Пәйгамбәргә галәйһиссәләмгә тоташ бер сүрәне вәхи кылган. Нәкъ шушы сүрәдә Кадер төненең югарыда саналып киткән фазыйләтләре телгә алына.
Аллаһ рәсүле галәйһиссәләм: «Кем бу төнне, әҗер-савапларга өмет итеп, гыйбадәттә үткәрә, шуның әүвәлге язык эшләре ярлыканыр», – дигән.
Күпләр Кадер төне рамазан аеның тик 27нче төненә туры килә дип уйлый, ләкин бу дөрес түгел. Аның кайсы төнгә туры килүен тик бер Аллаһ Тәгалә генә белә. Шулай булмаса, кешеләр рамазан аеның бөтен көннәрендә һәм төннәрендә ваемсыз йөрер иде дә Кадер төнендә генә гыйбадәткә керешер иде. Ә Аллаһ Тәгалә исә безнең «бер көнлек» я «бер төнлек» мөселман булуыбызны теләми.
Шулай ук күп мөселманнар «Бүгенге төн Кадер төне булмадымы икән?» дип чамадан тыш уйланып, күк йөзен күзәтеп, күп вакытларын әрәм итә. Сөннәт буенча исә бу көннәрдә һәм төннәрдә күбрәк Коръән укырга, намаз, дога, зикер һәм тәүбә кылырга кирәк. Әгәр шушы эшләребез Кадер төненә туры килсә, бу төнне белми калсак та, савапларыбыз югалмаячак. Ә Кадер төненең ниндидер галәмәтләрен күреп тә, аны башка төннәр сымак үткәргән кеше хәерле эшләрдән мәхрүм калачак.

Кадер төнендә дога
Риваять ителүенчә, Гайшә (Аллаһ аңардан риза булсын) Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «И Аллаһ рәсүле, Кадер төне җиткәнен белсәм, нәрсә әйтергә?» – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа шушы доганы өйрәткән.
Якынча әйтелеше: «Аллааһү́ммә, и́ннәкә гафү́үүүн түхи́ббүл-гафүә фә́гъфү ганни».
Мәгънәсе: «И Аллаһ, дөреслектә, Син – Гафу итүчесең, һәм Син гафу итәргә яратасың. Гафу ит мине!»

Кадер төне турында хәдис

«Миңа Кадер төне күрсәтелгән иде, ләкин азак ул миңа оныттырылды. Ул соңгы ун төн эчендә. Ул төндә күк йөзе аяз булыр, суык та, эссе дә булмас. Ай йолдызларны каплап торган кебек булыр. Шайтаннар бу төндә таң атканчы чыкмас».

Фото: Sketchepedia; Freepik.

Чыганак: Дини календарь.

Кадер киче кайчан?
Кадер киче кайчан?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас