

“Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-муэминиинә вәл-мүслимиин. Вә иннәә иң шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун. Әссәлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийәһ”.
(Мәгънәсе: “Сәлам сезгә, әй мөэмин-мөселманнар, кабер әһелләре! ИншәАллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Үзебез һәм сезнең өчен гафу ителүебезне сорыйбыз”).
“Хәшер” сүрәсендә болай диелә: “Дәхи табыш маллары ул мүһаҗирләр вә әнсарлардан соң кыямәткә хәтле килә торган мөселманнарның мохтаҗларына вә мүһаҗирләренә, әнсарларынадыр, алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне ярлыкагыл вә бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә ярлыкагыл, вә безнең күңелләребездә урынлаштырмачы иман китергән кешеләргә ачуны вә хөседне, ий Раббыбыз, Син, әлбәттә, йомшак вә рәхимлесең!"
Ягъни мөселман үзе өчен дә, вафат булган дин кардәшләре өчен дә дога кыла ала.
Хәзрәти Әнәс әйтүенчә, берчак пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән сораганнар: “Әй Мөхәммәд, без мәетләребез өчен сәдака бирәбез, хаҗ һәм дога кылабыз. Савабы аларга ирешә микән?”. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Әйе, ирешә. Сез үзегезгә бер һәдия (бүләк) килгәндә ничек шатлансагыз, алар да сезнең изгелекләрегез белән шатланалар”, – дип җавап биргән.
“И Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укуда хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи үә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештер. Атабыз Адәм галәйһиссәләм белән анабыз Һәва разый Аллаһу ганһе рух шәрифләренә ирештер.
Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, табигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә (исемнәрен әйтергә) ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның (исемнәрен әйтергә) рух шәрифләренә ирештер. Җиде буынга кадәр миннән дога өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештер. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла.
Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл.
Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла. Раббыбыз! Хисап көнендә үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне гафу ит. Әмин.
А.Кайаның "Мәңгелек йортка таба" китабы һәм дини матбугат файдаланылды.
Фото: rawpixel.com, Freepik.