Барлык яңалыклар
Иман нуры
24 март 2023, 16:57

Тәравих намазы нәрсә ул?

Ураза тотучы кеше нәфесе белән ике төрле көрәш алып бара. Көндез ураза тоту өчен тырышса, төнлә тәравих намазын укырга омтыла.

Тәравих намазы нәрсә ул?
Тәравих намазы нәрсә ул?

Тәравих намазының исеме «ял итеп утыру» дигән сүздән килеп чыккан. Чөнки әүвәлге мөселманнар бу намазны бик озак укыр булган, шул сәбәпле һәр ике яисә дүрт рәкәгать саен утырып ял итеп алганнар. Аллаһ рәсүле галәйһиссәләм рамазанда төнге намазлар кылырга өндәгән, ләкин моны кешеләрдән катгый рәвештә таләп итмәгән. Димәк, тәравих намазын укысаң да,
укымасаң да була. Ләкин Аллаһның ризалыгына ирешергә теләгән мөселманның гөнаһларның ярлыкануына һәм олы әҗер-савапка сәбәпче булган бу гамәлне калдырмаска тырышачагы табигый.
Хафиз Ибн Рәҗәп дигән галимнең (Аллаһ аңа рәхимле булсын) шундый сүзләре бар: «Рамазан аенда мөэмин кеше үз нәфесенә каршы ике төрле көрәш алып бара. Көндезге көрәше ураза тоту өчен булса, төнгесе – тәравих намазын кылу өчен. Шушы ике көрәшне үзендә берләштергән кеше исәпсез-сансыз әҗер-савапка лаек».

Тәравихне өйдә дә, мәчеттә җәмәгать белән бергә дә укырга була. Мәчеттә имамга ияреп уку саваплырак.

 Рәкәгатьләр санына килгәндә, сигез итеп тә, егерме итеп тә укырга рөхсәт. Ләкин мәчеттә имам ничә рәкагать укый, аңа ияргәннәр дә шулай укырга тиеш. 
Тәравих намазы бүтән намазлардан бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек. Икешәр рәкәгать итеп уку Сөннәткә ныграк туры килә.

Бу намазны Рамазан аенда һәр көн ястү намазыннан соң, витр намазына кадәр уку сөннәт санала. Тәүдә  ният кылына (Мәсәлән, "...20 рәкагать тәравих намазымның 2 рәкәгатен укырга...", дип).

Икешәр я дүртешәр рәкәгатьтән соң зикерләр әйтелә. Аларны дини чыганаклардан табып була. Рамазанның һәр ункөнлеге өчен үз зикерләре бар. 

Дини календарьлардан.

Фото:  wirestock, Freepik.

Тәравих намазы нәрсә ул?
Тәравих намазы нәрсә ул?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: