Барлык яңалыклар
Иман нуры
17 март 2023, 09:49

Рамазан якынлаша

Быел 22 мартта кояш баю белән Рамазан ае башлана. 23 марттан мөселманнар уразага керә. 

Рамазан якынлаша
Рамазан якынлаша

Рамазан ае – ураза тоту, тәравих һәм башка нәфел намазлар кылу, хәер-сәдакалар тарату, Коръән уку ае. Бу айда Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар богаулап куела, изге гамәлләр өчен саваплар арта, догалар кабул була, мөселманнарның дәрәҗәләре күтәрелә, аларның гөнаһлары гафу ителә, Раббыбызның нигъмәтләре ишәя. Бу мөбарәк айда Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзе дә ураза тоткан, сәхабәләренә дә моны боерган. Кем бу айны камил иман һәм өмет белән ураза тотып үткәрә, шуның элекке гөнаһлары гафу ителер, дип хәбәр иткән. Шулай ук: «Кем рамазан аен камил иман һәм өмет белән төнге намазлар кылып үткәрә, шуның алдагы гөнаһлары гафу ителер», – дип шатландырган.

Ураза турында хәдисләр

«Аллаһ Тәгалә: “Минем өчен булган уразаны Мин Үзем бүләкләячәкмен”, – дигән».
«Уразага бернәрсә дә тиң була алмый».
«Уразада булган кешенең догасы кире кагылмас».
«Ураза тоткан кеше өчен ике шатлыклы мәл бар: беренчесе – авыз ачканда, икенчесе – үз Раббысы каршында уразасы өчен әҗер алганда».
«Ураза Кыямәт көнендә: “Я Аллаһ! Мин аны көн буена азыктан һәм тән теләкләреннән тотып тордым, шуның өчен бүген миңа аны яклашырга рөхсәт бир”, – дип, ураза тоткан кеше өчен шәфәгать кылачак».
«Ураза тоткан кешенең авызыннан чыккан ис Аллаһ Тәгалә каршында хуш исле май (мисек) исеннән дә сөйкемлерәк».

«Ураза – кешене Уттан саклый торган калкан һәм ныклы кальга».
 «Аллаһ ризалыгы өчен бер көн ураза тоткан кешенең йөзен Аллаһ Тәгалә Җәһәннәм утыннан җитмеш еллык арага ерагайтачак».
«Аллаһ мәрхәмәтенә өмет итеп ураза тоткан кеше шул хәлендә вафат булса, Җәннәткә керер».
«Җәннәттә “әр-Раян” дигән капкалар бар, алар аша ураза тотканнар гына үтә алачак, башка берәү дә үтмәячәк».
«Рамазан ае башлангач, Җәһәннәм капкалары ябыла, Җәннәт капкалары ачыла, шайтаннарга исә богау салына».
«Рамазан аендагы ураза ун айлык уразага тиң».
«Аллаһ Тәгаләгә иман китереп, Аның ярлыкавына өмет итеп ураза тоткан кешенең алдагы һәммә гөнаһлары гафу ителер».
«Һәр ифтар (авыз ачу) мәлендә Аллаһ Тәгалә Уттан азат ителәчәк яңа кешеләрне сайлап ала».

Чыганак: "Дини календарь", Уфа, 2022-2023.

Фото: Freepik.

Рамазан якынлаша
Рамазан якынлаша
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: