Барлык яңалыклар
Иман нуры
3 март 2023, 17:23

Бәраәт кичәсе нинди кичә ул?

Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төндә мөселманнар Бәраәт кичәсен билгеләп үтә. 2023 елда ул 6 марттан 7сенә каршы төнгә туры килә. 

Бәраәт кичәсе нинди кичә ул?
Бәраәт кичәсе нинди кичә ул?

Шәгъбан аеның уртанчы төнен  «Бәраәт» дип атыйлар. Ул кичә хакында берничә дөрес хәдис бар.


Беренче хәдис. «Аллаһ Тәгалә шәгъбаннең уртанчы төнендә Үзенең мәхлукларына бага һәм мөшрик белән мөшәхиннән тыш барысын да ярлыкый» (Ибн Мәҗә риваяте; дөрес хәдис). Мөшрик – Аллаһка тиңдәшләр тоткан кеше; мөшәхин – бидгать әһеле; дошманлык кылган кеше.

Икенче хәдис. «Аллаһ шәгъбаннең уртанчы төнендә Үзенең мәхлукларына бага һәм мөэминнәрне ярлыкый, кяферләргә җәзаны кичектерә һәм башкаларга нәфрәт тотканнарны нәфрәтләреннән арынганчыга кадәр калдырып тора» (Әл-Бәйһәкый риваяте; дөрес хәдис).


Өченче хәдис. «Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә шәгъбаннең уртанчы төнендә иң якын күккә төшә һәм мөшрик белән мөшәхиннән тыш барлык мәхлукларын ярлыкый» (Ибн Әбү Гасым риваяте; дөрес хәдис).

Фото: https://cdum.ru/time-namaz/ufa2014/Ufa2015.php.

Бәраәт кичәсе нинди кичә ул?
Бәраәт кичәсе нинди кичә ул?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: