Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди: «Аять-дәлилләребезнең бәгъзеләрен күрсәтү өчен Үз колын төнлә “әл-Хәрәм” мәчетеннән Безнең тарафтан тирә-ягы бәрәкәтле ителгән “әл-Әкъса” мәчетенә күчергән Зат (Аллаһ) һәр кимчелектән пакь! Дөреслектә, Ул – Ишетүче, Күрүче» («Әл-Исра» сүрәсе, 1нче аять).
Әл-Бохари һәм Мөслим риваять иткән бер хәдистә бәян ителүенчә, Пәйгамбәр ﷺ башта Иерусалим шәһәренә күчерелә, аннан Аллаһ аны күккә күтәрә. Анда ул фәрештәләрне генә түгел, берничә пәйгамбәрне очрата да галәмнең иң соңгы чигенә тиклем барып җитә. Анда Аллаһ Тәгалә белән сөйләшә. Нәкъ шушында аның өммәтенә тәүлегенә биш тапкыр намаз кылу фарыз ителә. Шуннан соң ул кире Мәккәгә кайтарыла.
Бу төнге сәяхәте хакында сөйләп ишеттергәч, кешеләрнең бик азы гына Пәйгамбәргә ﷺ шунда ук ышана, күпләргә бу хикәя бик сәер тоела. Иманнары нык булган сәхабәләр генә Пәйгамбәрнең ﷺ сөйләгәннәренә шул мәлдә үк ышана.
Пәйгамбәр ﷺ, бу төндәге сәяхәтенә тиклем үз күзләре белән күрмәгән Иерусалим шәһәрен һәм «әл-Әкъса» мәчетен мөшрикләргә тасвирлап, үзенең сүзләренә дәлилләр дә китерә. Мәккәгә җитеп килгән кәрван хакында да хәбәр итә, аның башында килгән дөяне дә сурәтләп бирә. Шәһәргә килеп кергән кәрван нәкъ Пәйгамбәр ﷺ тасвирлап биргән шикелле була. Аның шәһәрне дөп-дөрес тасвирлавына Иерусалимда булып кайткан сәүдәгәрләр дә хәйран кала.
Мөселманнар мигъраҗның чынлап та булганына ышанырга, бу тарихтан файда һәм фәһем алырга тиеш. Ләкин галимнәр арасында бу төннең кайчан булуы хакында фикер төрлелеге бар.