Барлык яңалыклар
Иман нуры
20 гыйнвар 2023, 09:25

Үлем хәле әдәпләре (5)

Мәетне нинди вакытта күмү ярамый? Кабердә ләхет алу мотлакмы? Каберләрне артык бизәү кирәкме?

Үлем хәле әдәпләре (5)
Үлем хәле әдәпләре (5)

Җеназа намазын уку һәм мәетне күмү ярамаган вакытлар:

1. Кояш чыкканда.

2. Кояш баеганда.

3. Мәҗбүрилек булмаса, төнлә мәет күмелмәс.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында кояшка табынучылар булган. Алар әле дә бар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аларга охшамас өчен бу вакытларда намаз укуны, мәет күмүне таусия (киңәш) итмәгәндер. 

Төнлә мәет күмү дә дөрес түгел. Сәхабәләрнең берсенең төнлә күмелгәнен Пәйгамбәребезгә хәбәр иткәннәр. Шулвакыт Мөхәммәт галәйһиссәләм: "Мәҗбүр булмасагыз, мәетләрегезне төнлә күммәгез", – дип боерган. 

 

Каберләр

1. Каберләр бер кеше озынлыгында (буе кадәр) тирән итеп казыла. Ягъни тирәнлеге 170-180 см чамасы була.

2. Ләхет ясау җаиздер (дөрестер). Ләкин комлы һәм юеш туфракларда ләхет ясалмый.

3. Мәетләр кабергә уң ягы бераз кыйбла ягына таба әйләндереп  куела. Мәетнең башы – көнбатышка, аяклары көнчыгышка карый.

4. Мәетне кабергә якыннары төшерерләр. Төшергәндә: "Бисмилләһи үә галә милләти рәсүллилләһи", –  диелер. Ягъни: "Аллаһы исеме белән һәм аның илчесе өйрәткәнчә".

5. Мәет яткан кабер өстенә утыру, кабер өстенә басып йөрү, кабергә каршы торып намаз уку дөрес түгел.

6. Кабер югалмасын өчен, башына бер таш яки бер такта куелуына рөхсәт бирелгән. Ләкин чыгымы күп һәм бик күркәм каберләр ясату дөрес түгел.

(Дәвамы бар.) 

А. Кайаның "Мәңгелек йортка таба" китабы файдаланылды.

Үлем хәле әдәпләре (5)
Үлем хәле әдәпләре (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: