Аллаһ рәсүленнән ﷺ бервакыт: «Иң авыр сынаулар нинди кешеләргә төшә?» – дип сораганнар. Ул ﷺ болай дип җавап биргән: «Пәйгамбәрләргә, шуннан соң – кешеләрнең иң яхшыларына. Кеше үз иманына ярашлы сынала. Әгәр дә аның иманы көчле булса, сынаулар аңа өстәлә, ә инде көчсез булса, сынаулары аның иманына ярашлы булачак. Сынаулар Аллаһ колына, ул җир өстендә бер гөнаһсыз йөри башлаганга тиклем, төшүдән туктамас».
Шулай ук ﷺ: «Чынында, әгәр Аллаһ ниндидер кешеләрне яратса, Ул аларны сынауларга дучар итә. Һәр кем моңа ризалыгын күрсәтә, шул Аллаһ ризалыгына өлгәшер. Ә кем моңа риза булмаса, шул Аллаһ ризасызлыгын алыр», – дигән.
Шулай ук Аллаһ рәсүле ﷺ түбәндәге сүзләр әйткән: «Әгәр дә бөтен кешеләр сиңа берәр нинди файда китерер өчен бергә җыелса, алар сиңа Аллаһ тәкъдиреңә язган кадәр генә файда китерә алыр. Ә инде әгәр алар сиңа зыян китерер өчен бергә җыелса, алар сиңа Аллаһ тәкъдиреңә язган кадәр генә зыян китерә алыр, чөнки (яза торган) каурыйлар күтәрелгән, ә битләр – кипкән».
Фото: rawpixel-com.