

Тәмуг – түзә алмаслык эсселек, ут ялкыны гына түгел, ә өтеп ала торган салкынлык та. Тәмугта "Зәмһәрир" дип аталган урын бар, анда түзеп булмаслык салкын.
Аллаһы Тәгаләдән Тәмуг утыннан саклавын үтенгәндә, Җәһәннәм салкыныннан да коткаруын сорарга онытмагыз.
Мөхәммәт пәйгамбәр (салләЛлаһу галәйһи вә сәлләм) әйтте: "Ут (Җәһәннәм) Раббысына шикаять белдерде: "Раббым минем бер өлешем икенче өлешемне ашады (ягъни Җәһәннәмнең уты шулкадәр кызу ки, хәтта аның ялкыннары бер-берсен ашый)". Ул (Аллаһ) аңа ике сулыш алырга рөхсәт итте: бер сулыш кышта һәм бер сулыш җәйдә – (алар) сезгә (җәй көне) иң эссе вакыт булганда һәм (кыш көне) иң зәмһәрир (өшеткеч) суыклар булганда була". (Бохари хәдисләр җыентыгыннан.)
Көн салкынча булса кол әйтер: «Лә иләһә илләллаһ, Мә әшһәддә барда хазха әль-йәум, Аллаһүммә аҗирни мин зәмһәрири җаһәннәм» («Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юк. Бу бу көндәге кебек салкын беркайчан да булмаган иде, и Аллаһы Тәгалә, мине җәһәннәм салкыныннан азат ит!» – дияр. Шунда Аллаһы Тәгалә Тәмугка әйтер ди: «Колларымның берсе мине зәмһәрирдән – тәмуг салкыныннан азат итүен сораган иде, Мин моңа шаһитмын, аны азат иттем», – дияр.
Чыганак: islam-today.
Фото: freepik.