Барлык яңалыклар
Иман нуры
30 декабрь 2022, 09:25

Үлем хәле әдәпләре (4)

Мәет янында кычкырып сөйләшү, акырып елау ярыймы? Фотода: Чакмагыш районының Яңа Балтач авылы мәчете. 

Үлем хәле әдәпләре (4)
Үлем хәле әдәпләре (4)

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм вакытында мәетнең артыннан кычкырып-кычкырып, каты тавыш белән сөйләшеп, куллары белән яңакларына сугып, чәчләрен йолкып елаучылар булган. Бу начар гадәтләр өчен Пәйгамбәребез галәйһиссәләм шулай боерган: "Яңакларына сукканнар, киемнәрен ертканнар, җаһилият (Исламга кадәр) вакытындагы кебек акырып кычкырганнар бездән түгелдер". Пәйгамбәребезгә күрә, бу хәрәкәтләрне эшләгәннәр мәетләренә газап иткән булырлыр. Бу хәрәкәтләрнең мәеткә бер файдасы юк. Киресенчә, бу кешеләр үзләрен зур кайгыда, мәетнең рухын да газапта калдырырлар. Мөселман кеше, Аллаһның теләгенә бирелеп, сабыр итәр. Бу сабыры аркылы да Аллаһның савабын казаныр.

Башка бер хәдисендә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Күз яше мәеткә газап китерми", – ди. Телебезне тыеп, берни сөйләмичә елауның гөнаһ юктыр. Без дә кеше, эчебездә җаныбыз бар. Бер якыныбыз вафат булса, еларбыз. Оныгы вафат булганда, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм дә елаган һәм янындагы бер кеше: "Син дә елыйсыңмы?" – дип сорагач, "Аллаһ күз яше һәм кайгы өчен мәетне газап итмәс. Ләкин моның өчен (бармагы белән телен күрсәткән) мәетне газап итәр", – дигән.

Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм  зиратка барган. Анда карт бер хатын акырып-кычкырып һәм сөйләнеп елый икән. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм, бу хәлне күргәч, хатынның янына бара да: "Әй, хатын, алай димә, Аллаһтан курык һәм сабыр ит", – ди. Хатын, кабердән башын күтәреп, артына карамыйча, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә кычкыра: "Кит моннан, минем башыма килгән синең башыңа килмәде", – ди. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм берни әйтмичә аннан аерылып китә. Ул хатын янында булганнар: "Син нишләдең? Сиңа сабыр ит диюче – Пәйгамбәребез галәйһиссәләм иде", – диярләр. Карт хатын, бик үкенеп, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә бара: "Син икәнне белмәдем. Гафу ит, әй, Мөхәммәд", – дип, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән гафу сорый. Шул вакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Сабыр – кайгы килгән чакта күрсәтелгән сабырдыр", – ди.

Шуңа күрә мәет янында тынычлык белән йөрелә. Кирәксез сүзләр әйтелми, мәҗбүр булганда гына сөйләшелә. Кызык сүзләр әйтеп, көленми. Мәетне озатучылар мәеткә мөмкин кадәр якын йөрерләр. 

Мәетнең алдында, артында, уң яки сул ягында йөрү дөрестер, әмма артында йөрү яхшырак. Чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Мәетнең артыннан йөрегез", – дип боерган. Хәзрәти Гали дә: "Мәетнең артыннан йөр. Ике күзең белән мәеткә кара. Мәет бер үгеттер, нәсыйхәттер, ахирәтне искә төшерер. Аннан гыйбрәт алыгыз", – дигән.

А. Кайаның "Мәңгелек йортка таба" китабыннан.

(Дәвамы бар.)

Үлем хәле әдәпләре (4)
Үлем хәле әдәпләре (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: