Барлык яңалыклар
Иман нуры
23 декабрь 2022, 09:30

Үлем хәле әдәпләре (3)

Мәетнең йөзен үбәргә ярыймы? Аны озатканда кара кием кияргәме?

Үлем хәле әдәпләре (3)
Үлем хәле әдәпләре (3)

Мәетнең якыннарына төшкән вазифалар

1. Мәетнең балалары, туганнары, якыннары, сабыр итеп, мәет өчен дога кылалар.

Коръәндә Аллаһ тәгалә әйтә:

  1. "Ий мөэминнәр! Без сезне, әлбәттә, сыныйбыз куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык биреп, малларыгызны киметеп, сәламәтлекләрегезне киметеп, көтмәгәндә якыннарыгызны үтереп, игеннәрегезне һәм бакча җимешләрегезне киметеп. Аллаһудан сынар өчен бирелгән төрле авырлыкларга риза булып һаман Аллаһ юлыннан баручы чыдамлы мөэминнәрне Аллаһуның рәхмәте вә җәннәте белән шатландыр!
  2. Ул чыдамлы мөэминнәргә бер кайгы килсә: "Без, әлбәттә, Аллаһ бәндәләре һәм хөкемгә Аллаһуга кайтучыларбыз, шуның өчен Аллаһ биргән казаларга сабыр итәбез", – диләр.
  3. Бәла-казаларга риза булып, сабыр итүче мөэминнәргә Раббыларыннан гафу итмәк һәм рәхмәт кылмактыр. Шуның белән бергә алар туры юлга күнүчеләр". ("Бәкара" сүрәсенең 155–157нче аятьләре.)

Без ышанабыз, безне бар итүче – Аллаһтыр. Төрле ризыклар һәм нигъмәтләр белән тукландырган – Аллаһтыр. Вакыты җиткәндә җанны алучы да – Аллаһтыр. Аллаһтан килдек, тагын Аллаһка кайтачакбыз.

2. Балалары, туганнары һәм, хәтта якыннары, теләсәләр, мәетнең йөзен ачып үбәрләр. Иптәше Госман бин Мазун вафат булганда, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аның йөзен ачып үпкән. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм вафат булганда да якын иптәше Хәзрәти Әбүбәкер аны үпкән.

3. Мәетнең якыннарына кара кием кию дин ягыннан дөрес түгел. Кайбер җирләрдә мәетнең якыннары, өебездән мәет чыкты дип, мәҗлесләргә, туйларга бармыйлар. Бу да дөрес түгел.

А.Кайаның "Мәңгелек йортка таба" китабыннан.

(Дәвамы бар.)

Үлем хәле әдәпләре (3)
Үлем хәле әдәпләре (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: