Барлык яңалыклар
Иман нуры
16 декабрь 2022, 14:22

Алдана күрмә!

Дөнья тормышына алданып, Ахирәтне онытучылар күп.

Алдана күрмә!
Алдана күрмә!

АЛДАНУ НӘРСӘ УЛ?
Бу сорауга изге китабыбыз Коръәндә җавап бар.

"ТӘКӘСҮР (Арттыру)" СҮРӘСЕ [102].

БисмиЛләһир-рахмәнир-рахим.
1. Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз.
2. Хәтта үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны дәвам иттердегез.
3. Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны!
4. Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез!
5. Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез.
6. Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез.
7. Соңрак аны якыннан ачык күрерсез.
8. Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде. (Сүрә Ногмани тәфсирендә бирелде)

Бу сүрәнең төшерелүе ансарларның бер-ике кабиләсе белән бәйле. Аларга тәкәбберлек һәм дөнья малын арттыруда ярышу хас булган. Алар, хәтта мәрхүмнәренең каберләрен хисаплап, башкалар алдында кабиләдәшләренең күплеге белән масаеп йөргән.
Дөнья малын арттыруда ярышу Галәмнәр Раббысына ихлас гыйбадәт кылудан алдата. Бу сүрә байлык артыннан куучылар мавыккан һәм мактанчыклар масаеп йөргән бөтен нәрсәне үз эченә ала: акча, балалар, абруй, гаскәр, коллар, матди хәл, ягъни изге эшләрдән тыш бөтен нәрсәне. Ләкин фани дөньядагы күңел ачулар һәм уен-көлке озак дәвам итми шул. Кеше кайчан да булса кабер тормышына күчә, тик анда инде нәрсәнедер үзгәртүнең соң икәнен аңлай...
Бу сүрәдән күренүенчә, бу дөнья белән Ахирәт арасында кабер тормышы бар. Кабергә барып кергән кешеләр анда мәңгегә калмый. Кыямәт көнендә кубарылып чыкканнан соң гына алар мәңгелек Ахирәт тормышына барып эләгәчәк.
Алдагы аятьләрдә әйтелүенчә, әгәр кеше Ахирәттә аны ни көткәнен белсә, дөнья малын туплауда ярышуга омтылмыйча, изге гамәлләр кылырга ашыгыр иде.
Хөкем көнендә исә бөтен кеше кубарылуның шаһиты булачак һәм, шулай ук, кяферләргә әзерләнгән Җәһәннәмне дә мотлак күрәчәк. Аннан алар аларга фани дөньяда бирелгән нигьмәтләр хакында соралачак. Кемнәр шул нигьмәтләр өчен шөкер иткән һәм Аллаһ алдында бурычларын үтәгән, шуларга Аллаһ кабергә үзең белән алып китеп булмаган нәрсәләрдән дә гүзәлрәк нәрсәләр бирәчәк. Ә кемнәр фани дөнья матурлыгына алданып, Раббыларының хакын кайтармаган һәм Аның нигьмәтләрен хәтта гөнаһлы эшләрдә кулланган, шуларны Аллаһ җәзага тарттырачак.

Алдана күрмә!
Алдана күрмә!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: