1. Мәетнең авызы ачык калмасын дип, бер чүпрәк яисә яулык белән ияк астыннан баш өстенә бәйләнә.
2. Мәетнең күзләре ябыла. Кайбер мәетләрнең вафаттан соң күзләре ачык кала. Ул вакыт аның күзләрен ябарга кирәк. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Кешенең рухы тәненнән чыкканнан соң, күз рухны эзләр", -- дигән.
3. Вафат булган кеше ятагыннан чыгарыла. Өстенә юка бер җәймә ябыла. Мөмкин булса, суык бүлмәгә куела. Кыш булса, кар тутырылган савытлар куярга була.
4. Куллары ике якка сузыла. Күкрәк яисә кендек өстенә куелмый, чөнки бу христиан һәм яһүдиләр гадәте.
5. Мәет юылганчы, янында Коръән уку мәкруһ була, ягъни хупланмый. Юылганнан соң Коръән укыла.
6. Вафатны халыкка белгертү дин ягыннан мөстәхәб, саваплы эштер.
А. Кайаның "Мәңгелек йортка таба" китабыннан.