Үлем хәлендәге кешенең колагына акрын тавыш белән тәһлил яисә шәһадәт сүзләре әйтелә, әмма көчләп әйттерергә ярамый. Бу сүзләрне әйтүнең максаты -- аларны үлем хәлендәге кешенең исенә төшерү. Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: "Соңгы сүзе "Ләә иләәһә илләЛЛААҺ!" булган кеше җәннәткә керер".
Шәһәдәт: "Әшһәдү әлләә иләәһә илләЛЛААҺү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүүлүһ!" -- дип әйтү.
Тәһлил ул -- "Ләә иләәһә илләЛЛААҺ Мүхәммәдүр-расүүлүЛЛААҺ!" -- дип әйтү.
Аның янындагылар "Ясин" я "Мүлк" ("Тәбарәк") сүрәләрен укыса яхшы. Динебезгә ярашлы, бу сүрәләрне уку саваплы.
Коръән сүрәләрен укый белмәүчеләр хәерле сүзләр сөйләрләр, дога кылырлар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: "Бер авыруның яисә бер мәетнең янында булсагыз, хәерле бер сүз әйтегез. Чөнки фәрештәләр ул сүзнең кабул ителүе өчен "амин" дип дога кылырлар".
Мөхәммәд галәйһиссәламнең якын иптәше Әбү Сәлам вафат булгач, ул мәрхүм өчен дога кылган, аның өчен Аллаһтан рәхмәт һәм мәгъфирәт сораган, ахирәттә зур дәрәҗәләр, каберендә рәхәтлек теләгән.
А. Кайаның "Мәңгелек йортка таба" китабыннан.