Барлык яңалыклар
Иман нуры
11 ноябрь 2022, 11:35

Тәмугның хуҗасы кем?

Тәмугны кем барлыкка китергән? Ул нинди урын? Аны кем саклый? 

Тәмугның хуҗасы кем?
Тәмугның хуҗасы кем?

Ислам динендә Оҗмах (Җәннәт) һәм Тәмуг (Җәһәннәм) төшенчәләре бик зур урын алып тора. Коръән Кәримдә алар хакында бик күп сүрә һәм аятьләрдә телгә алына, хәдисләр дә бихисап.  Тәмуг турындагы сорауларга Коръәндә ачык җаваплар табып була.

Тәмугны кем барлыкка китергән?

Коръәнгә ярашлы, барча барлыкны бар кылган кебек үк, Тәмугны  Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән: "...Без җәһәннәмне кәферләр өчен иңәчәк урын кылдык" ([18] "КӘҺАФ" ("ТАУ ТИШЕГЕ") сүрәсе). 

Тәмуг нинди урын?

"Үкенеч һәм җәһәннәм чокыры" сүзтезмәсе  [77] "МҮРСИЛӘТ" ("ҖИБӘРЕЛМЕШ") сүрәсендә әллә ничә тапкыр кабатлап әйтелә. Бу сүрәдән аңлашылуынча, ул чокыр Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә, хакка ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга тәгаенләнгән.

Аның ут белән тулы (17:97; 21:100 һ. б.) һәм  бик эссе (9:81) урын булуы билгеле. 

Тәмуг кемнәр өчен?

Аллаһың Иблискә әйтелгән вәгъдәсе буенча, Тәмуг Иблис һәм аңа ияргән адәм балалары белән тулачак: "18. Аллаһу тәгалә әйтте: "Бозылганың вә рәхмәттән сөрелгәнең хәлдә чык җәннәттән! Кешеләрнең сиңа ияргәннәре белән бергә һәммәгезне салып җәһәннәмне тутырачакмын" ([7] "ӘГЪРАФ" ("ПӘРДӘ") СҮРӘСЕ); "85. Җәһәннәмне синең илә вә сиңа ияргән кешеләрнең һәммәсе белән тутырачакмын" ([38] "САД" сүрәсе). 

"13. Әгәр Без теләсәк һәр кешегә иманны вә һидәятне бирер идек, ләкин җен вә кешеләрнең имансызлары белән җәһәннәмне тутырачакмын дигән Минем сүзем хак булды һәм беркетелде", -- диелә [32] "СӘҖДӘ" сүрәсенең 13нче аятендә.

Ягъни Тәмуг газабы Иблис, имансыз җеннәр һәм кешеләргә тәгаенләнгән. 

Тәмугның патшасы бармы?

 Тәмугның патшасы барлыгы [43] "ЗҮХЪРҮФ" ("ЗИННӘТЛӘНҮ") сүрәсенең 77нче аятендә әйтелә: "77. Җәһәннәм кешеләре газабның катылыгыннан җәһәннәм патшасына әйтерләр: "Ий патша, Раббыңнан сорагыл, Ул безне үтерсен!" Патша әйтер: "Сез газабда мәңге булачакларсыз, чыкмассыз һәм үлмәссез". Тәмуг газабы шулкадәр каты булачак, аннан үлеп котылырга теләрләр, әмма бу мөмкин булмас, димәк. Әмма терелеге дә файдага булмас: "13. Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә газабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас" (87:13).

Тәмугны кемнәр саклый? 

Тәмугны җеннәр түгел, газап фәрештәләре саклый. Аларның саны хакында да әйтелә. 

[74] "МҮДДӘССИР" ("БӨРКӘНҮЧЕ") сүрәсендә бу хакта менә нәрсә диелә:

27. Сиңа ул сакарның газабын кем белдерде?

28. Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас.

29. Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр.

30. Ул сакарда унтугыз газаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Газаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне газаб кыла алмаслар", – диделәр.

31. Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә газаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр: "Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь өчен сөйләнде.

Тәмугта хайваннар бармы?

Тәмугтагы зүбани этләре турында [44] "ДУХАН" ("ТӨТЕН") сүрәсенең 47нче аятендә хәбәр ителә:

47. Зүбани этләренә әйтелер: "Тотыгыз ул имансыз явыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез"...

(Коръән аятьләре Ногмани тәфсиреннән алынды.)

Дәвамы бар.

Тәмугның хуҗасы кем?
Тәмугның хуҗасы кем?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: