Барлык яңалыклар
Иман нуры
4 ноябрь 2022, 10:47

Градусник һәм исламча теләк

Мөселман кешесе, теләк теләгәндә, иң тәүдә Ахирәтне уйлый...

Градусник һәм исламча теләк
Градусник һәм исламча теләк

Теләк теләгәндә, гадәттә, исәнлек-саулык, озын гомер, сәламәтлек, бәхет теләргә яратабыз. Кемгә ничектер, бу теләкләрне тыңлаганда күз алдына градусник килә. Әйе-әйе, гап-гади медицина термометры. Анда 35 градустан 42 градускача бүлемнәр сызылган. Ягъни тере кешенең тән температурасын күрсәтүче саннар. 

Әмма, градусникта шушы 7 градус кына күрсәтелсә дә, плюс һәм минус температура шкаласы күпкә киңрәк. Мәсәлән, абсолют минус ул -- 273,15 градус (кельвин) салкынлык, ә кояшның үзәгендә 15 000 кельвин чамасы җылылык. 

Мөселманның теләкләре  дә бөтенләй башкача.  Ул, теләк теләгәндә,  иң тәүдә Ахирәтне уйлый: Аллаһтан иман ныклыгы, җан тынычлыгы, Аллаһ ризалыгына, ике дөнья бәхетенә ирешүне сорый... Аннан соң гына бу дөньяга кагылышлылары китә: сәламәтлек, озын гомер, муллык һ. б.

Ягъни мөселман кешесе тәүдә җанын кайгырта.  Адәм балаларының тәне, гәүдәсе Җирдә әнә шул 7 градус эчендә яши алса, җаны бу чикләр белән генә чикләнми. Җан утта янмый, суда батмый һәм мәңгелек. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән ул Җәннәт бакчаларына урнашырга мөмкин, я инде, ачуына эләгеп, без кызулыгын күз алдына да китерә алмаган Тәмуг утларына төшәргә мөмкин, әстәгъфируллаһ.

Шуңа күрә дә, үзеңә һәм якыннарыңа теләк теләгәндә, градусникның 7 бүлеме белән генә чикләнүдән -- физик тәнебезне, бу дөньяны гына уйлаудан, бу дөньяга бәйләнүдән, бу дөнья өчен генә тырышудан -- сакланырга кирәк.

***

Ике дөнья тормышы хакында Коръән Кәримнең бик күп аятьләрендә искәртелә.

Мәсәлән,  ӘНГАМ (ТЕРЛЕК) СҮРӘСЕ (6): 

  1. Ул имансызлар, дөньяда яшәвебездән башка яшәү юк, үлгәннән соң терелүчеләрдән түгелбез, диләр.
  2. Әгәр Аллаһу хозурында хөкем ителү өчен басып торганнарын күрсәң, шул вакытта Аллаһ әйтер: "Әйә! Үлгәннән соң терелү хак булмадымы?" – дип. Алар әйттеләр: "Бәлки, ий Раббыбыз, үлгәннән соң терелү хак булды", – дип. Инде аларга Аллаһ әйтер: "Алай булгач Коръәнне вә үлгәннән соң терелүне инкяр итүегез сәбәпле җәһәннәм ґәзабы татыгыз", – дип.
  3. Үлгәннән соң терелеп, Аллаһуга хөкемгә баруны инкяр итеп, Аллаһ йөкләгән бурычларны үтәмәүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар. Көтмәгәндә алар өстенә кыямәт килсә, шул вакытта әйттеләр: "Вәй-үкенеч! Безгә хәсрәт-һәлакәтлек килде бит, дөньяга алданып, ахирәткә хәзерләнмәвебез сәбәпле", – дип. Алар гөнаһларын аркаларына йөкләп, Аллаһу хозурына килерләр. Әґәһ булыгыз! Аларның дөньядан алып килгән йөкләре нинди яман йөктер.
  4. Дөнья тереклеге алдый торган уенчыклардан башка нәрсә түгелдер. (Дөнья балалар уенчыгы кеби: уенчыклар ничаклы матур булсалар да, балалар туйганчы уйныйлар да, аннары ташлап китәләр. Дөнья да нәкъ шулайдыр: кешеләр дөнья белән уйныйлар, аннары, гомерләре беткәч, ташлап китәләр). Әмма ахирәт йорты Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Әйа! Бу хакта гакылларыгызны эшләтмисезме? Ахирәтнең дөньядан артык икәнен аңламыйсызмы?

Мәсәлән, ҖАСИЙӘ (ТЕЗЛӘНҮ) СҮРӘСЕ (45):

  1. Кыямәтне вә терелүне инкяр итүчеләр әйттеләр: "Без бу дөньяда гына яшибез, икенче дөнья юк, бәгъзеләребез үләдер, ә бәгъзеләребез анасыннан туып тереләдер, вә безне үтермидер һичнәрсә, мәгәр заманаларның үтүе белән картаеп үләбез аннан соң терелү булмый", – дип. Аларның бу сөйләгән сүзләре белемсез вә дәлилсездер, алар сукыр фикерләре белән шулай зан кылалар.
  2. Әгәр аларга Безнең ачык аңлаешлы аятьләребез укылса, үлгәннән соң терелүне инкяр итүчеләрнең дәлиле булмас, мәгәр әйтерләр: "Сүзегез дөрес булса, безнең әүвәлдә үлгән аталарыбызны терелтеп китерегез", – дип.
  3. Син әйт: "Аллаһ сезне терелтәдер, соңра үтерәдер, соңра шиксез булачак кыямәт көнне барчагызны тергезеп бер урынга җыячактыр, ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр.
  4. Җир вә күкләр мөлке Аллаһу тәгаләнекедер, кыямәт көне булганда имансыз кешеләрнең алданганлыклары вә хәсрәтләре ачыкланыр.
  5. Ул көндә күрерсең, Аллаһудан куркып һәрбер өммәт тезләнер вә һәр өммәт үзенең гамәл дәфтәренә чакырылыр, бүген кылган гамәлләрегез буенча җәза аласыз, диелер.
  6. Сезнең гамәләрегез язылган ошбу китабыбыз хаклык белән сезгә дөресен генә сөйлидер, дөньяда кылган гамәлләрегезне Без фәрештәләребездән яздырмыш идек.
  7. Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Раббылары рәхмәте белән җәннәткә кертер, ошбу эш аларга олугъ бәхеткә ачык ирешүдер.

Ногмани тәфсире.

 

Градусник һәм исламча теләк
Градусник һәм исламча теләк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: