Барлык яңалыклар
Иман нуры
28 октябрь 2022, 12:56

Сәфәр догалары

И Аллаһ! Бу сәфәребезне безнең өчен җиңеләйт һәм аның ераклыгын безнең өчен кыскарт!..

Сәфәр догалары
Сәфәр догалары

Сәфәр догасы

اللَّهُ أَكْبَرُ، اللَّهُ أَكْبَرُ، اللَّهُ أَكْبَرُ، سُبْحَانَ الَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَذَا وَمَا كُنَّا 

لَهُ مُقْرِنِينَ وَإِنَّا إِلَى رَبِّنَا لَمُنْقَلِبُونَ، اللَّهُمَّ إِنَّا نَسْأَلُكَ فِى سَفَرِنَا هَذَا الْبِرَّ
وَالتَّقْوَى وَمِنَ الْعَمَلِ مَا تَرْضَى اللَّهُمَّ هَوِّنْ عَلَيْنَا سَفَرَنَا هَذَا وَاطْوِ عَنَّا
بُعْدَهُ اللَّهُمَّ أَنْتَ الصَّاحِبُ فِى السَّفَرِ وَالْخَلِيفَةُ فِى ا أَهْلِ اللَّهُمَّ إِنِّى أَعُوذُ ل
ل  بِكَ مِنْ وَعْثَاءِ السَّفَرِ وَكَآبَةِ الْمَنْظَرِ وَسُوءِ الْمُنْقَلَبِ فِى الْمَالِ وَا أَهْلِ


Транскрипция:

Аллаһү әкбәръ, Аллаһү әкбәръ, Аллаһү әкбәръ! Сүбхәнәлләҙи сәххара ләнә һәҙә үә мә күннә ләһү мукъринин, үә иннә илә раббинә ләмүнкалибүн! Аллаһүммә, иннә нәс‘әлүкә фи сәфәринә һәҙәл-бирра үәт-тәкъүә үә минәл-гамәли мә тәръда. Аллаһүммә, һәүүин галәйнә сәфәранә һәҙә, үәтуи ганнә бүгдәһ! Аллаһүммә әнтәс-сахибү фис-сәфәр, үәл-халифәтү фил-әһл. Аллаһүммә инни әгүҙү бикә мин үәгҫә‘ис-сәфәр, үә кә‘әәбәтил-мәнҙар, үә сү‘ил-мүнкаләби фил-мәли үәл-әһл.


Тәрҗемә:

«Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Безгә моны буйсындырган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, без бит үзебез аны булдыра ала торган түгел. Хакыйкатьтә, без Раббыбызга кайтачакбыз! И Аллаһ! Дөреслектә, без Синнән бу сәфәребездә изгелек һәм тәкъвалык, шулай ук Син риза булырлык гамәлләрне үтәүне сорыйбыз! И Аллаһ! Бу сәфәребезне безнең өчен җиңеләйт һәм аның ераклыгын безнең өчен кыскарт! И Аллаһ! Син бу сәфәрдә юлдаш һәм гаиләнең халифе. И Аллаһ! Дөреслектә, мин сәфәрнең авырлыкларыннан, күреп төшенкелеккә китерә торган нәрсәләрдән, мал һәм гаилә белән була ала торган барлык начарлыктан Сиңа сыенам!»


Кайтканда исә ул шушы сүзләргә түбәндәгене өстәп әйтә:


آيِبُونَ تَائِبُونَ عَابِدُونَ لِرَبِّنَا حَامِدُونَ 

 

Транскрипция:

Әйибүнә тә‘ибүнә габидүн, лираббинә хәмидүн.

 

Тәрҗемә:

Без кайтабыз, тәүбә итәбез, гыйбадәт кылабыз һәм Раббыбызны мактыйбыз!


Шәһәргә яки авылга кергәндә укыла торган дога

اللَّهُمَّ رَبَّ السَّمَاوَاتِ السَّبْعِ وَمَا أَظْلَلْنَ، وَرَبَّ ا أَرَضِينَ ل السَّبْعِ وَمَا أَقْلَلْنَ، وَرَبَّ الشَّيَاطِينِ وَمَا أَضْلَلْنَ، وَرَبَّ الرِّيَاحِ
وَمَا ذَرَيْنَ، أَسْأَلُكَ خَيْرَ هَذِهِ الْقَرْيَةِ، وَخَيْرَ أَهْلِهَا، وَخَيْرَ مَا
 فِيهَا، وَنَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّهَا، وَشَرِّ أَهْلِهَا، وَشَرِّ مَا فِيهَا

Транскрипция:
Аллаһүммә раббәс-сәмәүәтис-сәбги үә мә әҙъләлнә үә раббәл-әрадыйнәс-сәбги үә мә әкъләлнә үә раббәш-шәйәтыйни үә мә әдъләлнә үә раббәр-рияхи үә мә ҙәрайнә. Әс‘әлүкә хайра һәҙиһил-каръяти үә хайра әһлиһә үә хайра мә фиһә, үә әгүҙү бикә мин шәрриһә үә шәрри әһлиһә үә шәрри мә фиһә.

Тәрҗемә:
"И Аллаһ! Син, җиде кат күкләрнең һәм алар каплаган нәрсәләрнең Раббысы. Син, җиде кат җирләрнең һәм алар күтәреп торган нәрсәләрнең Раббысы. Син, шәйтаннарның һәм алар адаштырганнарның Раббысы. Син, җилләрнең һәм алар очырткан-туздырган нәрсәләрнең Раббысы. Мин, Синнән бу авылның яхшылыгын, аның яшәүчеләрнең яхшылыгын һәм аның эчендәге яхшылыкны сорыйм. Һәм бу авылның яманлыгыннан, аның яшәүчеләренең яманлыгыннан һәм аның эчендәге яманлыктан Сиңа сыенам!"

"Иң кирәкле догалар" китабыннан.

Фото: freestockimages.

Сәфәр догалары
Сәфәр догалары
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: