Барлык яңалыклар
Иман нуры
20 октябрь 2022, 10:59

Яшәү яме – исламда

Иман китереп, Раббысына әйләнеп кайткан кеше бар нәрсәне дә яңача күрә башлый, тормыш иптәшеңә, балаларыңа да караш үзгәрә, офыклар киңәя, томаланган күзләр ачылып киткән кебек була. Тормышның яме, матурлыгы ачыла. Җан тынычлана, гүя тирәннән, йөрәк түреннән якты нур агылып чыга, аң яктыра. Кешеләргә карата түземле, иглекле, изгелекле булудан тәм таба башлыйсың.  Дөньяви проблемаларга яңача бәя бирелә…

Яшәү яме – исламда
Яшәү яме – исламда

Белешмә: Рафаэль Шәймулла улы Хәсәнов 1940 елның  15 октябрендә  Таҗикстанның Хорог шәһәрендә туган. Чистай шәһәрендә урта  мәктәп тәмамлый,  1959-62 елларда армиядә хезмәт итә. 1967 елда Мәскәү технология институтының кызыл дипломына ия булып, Уфага кайта.  Новосибирск инженерлык-төзелеш институты аспирантурасында укып чыгып,  диссертация яклый. 1977 елдан гаиләсе (җәмәгате Әлфинур, уллары Илдар, Рамил) белән Уфада яши. Өч дистә елдан артык Уфа нефть-техник университетында укыта, фән белән шөгыльләнә. Чесноковка авылындагы “Нур” мәхәлләсенең рәисе, “Кәшифә” мәчетен төзүне оештыручы, аның  имам-хатыйбы.

 

– Рафаил хәзрәт, Сез галим, вуз укытучысы. Хаклы ялга чыккач, дин юлына баскансыз. Моның сәбәпләре нәрсәдә?

– Әнкәйнең теләген тормышка ашырам, дип шатланам . Ул ике улының берсе мулла булсын дип тели иде.  Энем Ринат белән икебезгә еш кына:  “И улларым, икегезнең   берегез булса да нигә мулла булмады?” – ди торган иде. Ул, Кәшифә Гайнетдин кызы, Стәрлебаш районының Яңгырча авылында туган.

 63 яштә дини гыйлем алып, Русия Үзәк диния нәзарәтендә имтиханнар тапшырып,  имам-хатыйб вазифасына ия булдым.  Әнкәем исән иде әле,  бик шатланды, елый-елый рәхмәтләр әйтеп, намазлар укып күп догалар кылды.

Ана теләге, васыяте зур кодрәткә ия икән. Минем киләчәк язмышымны хәл итүдә аның йогынтысы булмый калмагандыр. 2017 елда, ягъни әнкәемнең тууына 100 ел тулган елда, Чесноковка авылында “Кәшифә” мәчете ачылуы – шуңа дәлил. “Кәшифә” – гарәпчәдән “яңаны ачучы” дигән сүз. Бу мәчетнең юктан бар булуы – Аллаһ Раббыбызның могҗизасы, дип уйлым. Чесноковка авыл советының ул чактагы башлыг Резеда Мәвләви кызы башлыгы булып җир алышырга ярдәм итсә,   Вәкил Газизҗан улы, Илдар Фәрит улы, Тәлгать Мөхәммәтҗан улы, Альберт Нуриман улы, Рамил Назип улы, Равил Рәшит улы, Нәсыйх Наил улы, Гизар Гайфетдин улы, Җәүдәт Равил улы, Флүр Әсгать улы, Ринат Сабир улы, Ирек Ишмөхәммәт улы һәм башка ихлас мөселман кардәшләрем мәчет төзелешенә үз өлешләрен кертте.  Аллаһы Раббымның рәхмәтләренә ирешсеннәр, бәхетле булсыннар  иде,  дип, намазлардан соң догалар кылам!

– Исламга кайту тормышыгызга ниндидер үзгәрешләр алып килдеме?

 – Дин, шәригать гыйлемнәренә төшенә башлагач, дөнья һәм бәндәнең асылы хакындагы фикерләрем төптән үзгәрде, киңәйде, тирәнәйде. Иман китереп, Раббысына әйләнеп кайткан кеше бар нәрсәне дә яңача күрә башлый, тормыш иптәшеңә, балаларыңа да караш үзгәрә, офыклар киңәя, томаланган күзләр ачылып киткән кебек була. Тормышның яме, матурлыгы ачыла. Җан тынычлана, гүя тирәннән, йөрәк түреннән якты нур агылып чыга, аң яктыра. Кешеләргә карата түземле, иглекле, изгелекле булудан тәм таба башлыйсың.  Дөньяви проблемаларга яңача бәя бирелә…

Гыйлемем һәм тупланган тәҗрибәмнең кешеләргә кирәклеген тоеп һәм ирешелгән уңышларымны күреп сөенәм. Соңгы вакытларда әткәем еш хәтергә төшә. Ул үзенең бервакытта да хөкүмәттән фатир сорап йөрмәве, ә үзе төзеп керүе белән горурлана иде. Аның тамырлары Бүздәк районының Түреш авылыннан. Энем Ринат медицина өлкәсендә зур уңышларга иреште: фән докторы, профессор, озак еллар Республика балалар хастаханәсенең баш табибы булып эшләде.

– Ничек уйлыйсыз, Коръән һәм башка язмалар бүгенге көндә кешегә нәрсә бирә?

–  Иң тәүдә – акыл. Заман кешесе нинди генә һөнәрләр үзләштермәсен, дөньясы нитиклем җитеш булмасын, ул канәгатьсез булырга, ягъни бәхеткә ирешә алмаска мөмкин. Ни өчен дисезме? Чөнки дөньяви гыйлемгә ия булсак та, рухи дөнья мәгълүматыннан мәхрүмбез. Шуңа күрә  уйламый кылган гамәлләребез җиңеллек түгел, ә борчу һәм газап китерә.

Бу хакта Коръәндә болай әйтелә: И сез, иман китергән кешеләр! Хатыннарыгыз һәм балаларыгыз арасында, чынлап та, дошманнарыгыз бар, алардан сакланыгыз! Әмма гафу итсәгез, ачык йөзле булсагыз һәм кичерсәгез, ул чакта Аллаһ – ярлыкаучы, шәфкатьле! (“Әт-Тәгабун” сүрәсе, 14нче аять). Гаиләдәге җәнҗаллар, аерылышулар, аңлашылмаучанлыклар – болар барысы  да бәндәнең рухи ярлылыгы хакында сөйли. Дөньялыкның изге язмаларда чагылдырылган мәңгелек канунарын белмәү үзара гармонияне югалтуга китерә. Д. Карнегинның тормыш фәлсәфәсе белән генә бәхеткә ирешеп булмый. Аның тәкъдимнәре һәркем үз мәнфәгатен кайгыртуга нигезләнгән, әмма ялган тиз ачыла һәм бу ызгышка, низагка китерә.

Аллаһ Тәгалә адәм баласына ике олы тойгы биргән: инана белү һәм мәхәббәт. Инану рәхмәтле булып, кабул итеп ала белергә өндәсә, мәхәббәт өләшергә, үзеңне кызганмый һәм үзеңнән кызганмый бирергә өйрәтә. Бу тойгылар – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең нигезе. Үкенечкә каршы, балаларыбызны без алырга гына өйрәтеп, кайтарып бирергә дә өйрәтүне кирәк тапмыйбыз. Еш кына без аларны мәхәббәтебездән гарык булганчы туендырып, үзебез мескен хәлгә төшәбез. Балаларның үз-үзен генә яратучы, кырыс, миһербансыз зат булып үсүләренә шулай үзебез сәбәпче булабыз. Алар шулай дошманнарыбызга әверелә.

– Диннең төп әһәмияте нәрсәдә?

–  Дин безгә Аллаһ белән аралашу мөмкинлеге бирә. Урысча “религия”  – грек сүзе. “Ре” – тергезү, “лигос” – бәйләнеш дигән сүз. Ягъни “Аллаһ белән бәйләнешне тергезү”. Белемне турыдан-туры Аллаһның үзеннән алу мөмкинлеге язмаларда “Аллаһны ишетә белү” дип атала. Турыдан-туры Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү – “Аллаһ Тәгаләне ишетә белү”нең төп шарты. Коръәндә болай диелгән: “Һәм Раббыгыз: “Миңа дога кылыгыз, сезгә җавап бирермен…”, – дип әйтте” (“Гафир” сүрәсе, 60нчы аять).

 – Ислам динен ничек кабул итәргә?

 – Бу авыр түгел. Ихлас күңелдән, Аллаһ Тәгаләнең бердәнберлеген һәм табынуга лаек икәнлеген, ә Мөхәммәт галәйһиссәләм аның колы һәм илчесе икәнлеген расларга. Аннан госел коенып янә иман шартын кабатларга: Әшһәдү әл-лә иләһә илләл-лаһү вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү вә расүүлүһ, ягъни Күңелемнән гуаһлык бирәмен, дөреслектә бер Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырлык зат һич юклыгына. Вә янә күңелемнән гуаһлык бирәмен, дөреслектә Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең колы вә бәндәләргә дин өйрәтмәк өчен җибәргән Илчеседер.

Моңардан соң намаз укырга, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә була. Иман китерүче: “Аллаһ Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырлык зат юк”, – ди икән, Аллаһның барлыгын, бердәнберлеген раслый. Мөхәммәд галәйһиссәләмне Аллаһ Тәгаләнең фикерен-әмерен ишеттерүче илче, рәсүл итеп таный.

Мөселман иман китерү белән Аллаһ ихтыярына күчә. Ул Аллаһның хикмәтен-фикерләрен аңлар өчен Корьәнне укып, тормышында кулланырга, Шәригатьне яхшы белергә, Аллаһ Тәгәлә Корьәндә кушкан законнарын үтәргә, биш вакыт намазны калдырмаска, ураза тотарга, зәкать бирергә һәм хәленнән килсә Хаҗ кылырга тиеш.

–  Тату һәм бәхетле гаилә сере нәрсәдә?

–  Коръәндә бу хакта болай әйтелгән: ...Һәм иман китергәннәрдән гыйффәтле хатыннар да һәм сезгә кадәр китап бирелгәнннәрдән гыйффәтлеләр дә, әгәр үзегез гыйффәтле булып, азгынлыкка бирелмисез икән һәм яшерен сөяркә тотмыйсыз икән һәм аларга әҗерләрен түләсәгез… (“Әл-Маидә” сүрәсе, 5нче аять).

“Гыйффәтле” дигән сүз “әхлаклы, саф, пакь” дигәнне аңлата. Әхлаксызлык, бозыклык – кешене бәхетсез ясаучы себәпләрнең берсе. Шуңа да Коръән Кәрим сайлаган парыңның тәкъвалылыгына, ихласлыгына өстенлек бирә. Тәкъвалык – ул тугрылык.

Аңлатып үтик: дөньялык өчкә бүленә, ул  акыл дөньясы (белем һәм гыйлемнән тора), рухи дөнья (белем һәм гыйлемнең рухи җисемгә әверелеше) һәм  матди дөнья. Дөньялык өчкә бүленгән кебек, адәм баласы да өч өлештән тора, ягъни аның акылы, җаны һәм җисми тәне (гәүдәсе) бар.

Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: “Аллаһ Тәгалә кешене яраткач та аңа акыл бирде”. Аннан ир-ат һәм хатын-кызга аерды. “И кешеләр! Сезне бер җаннан яратып, аннан ишне бар итеп һәм алардан күп ирләрне һәм хатыннарны тараткан Раббыгыздан куркыгыз!...” (“Ән-Ниса” сүрәсе, 1нче аять).

Аллаһ Тәгалә җаннарын гына түгел, аларның акылларын да бүлгән. Һәм аларны төрле җенестән яраткан. Берсенә – аталандыру, икенчесенә тудыру хокукы биргән. Шуңа да җан һәм тәннәр төрле рәвеш алган. Әмма ир һәм хатын, икесе ике җенес кешесе булса да, алар бербөтен тәшкил итә. Алар гомерлек пар сайлаганда тәңгәл килә икән, бу – дөрес юнәлеш. Мондый парлар гармониядә яши. Чөнки акыл дөньясында алар бер карарга килә ала. Рухи дөньяда икесе дә канәгатьләнү хисе кичерәләр. Мәсәлән, икесенә дә бер үк фильмнар, китаплар, рәсемнәр ошый.

Без, гадәттә, гомерлек парны сайлаганда, анын тышкы кыяфәтенә генә игътибар итүчәнбез. Фикер аерымлыгы, рухи дөнья дәрәҗәсенең тәңгәл килмәве кавышып бергә тора башлагач канәгатьсезлек тудыра да инде. Вакыт үтү белән мондый парлар тарала, таралмаган очракта да бәхетсез көнкүрмешкә дучар була һәм алар балаларына да шундый ук язмыш “бүләк итә”.

– Ислам дине христиан диненә һәм буддачыларга нинди мөнәсәбәттә?

–  Ислам дине нигездә Коръәнгә таяна. Коръән барлык изге язмаларны һәм конфессияләрне эченә ала һәм алар белән кечелекле мөнәсәбәттә эш итә.

Бу хакта Коръән: «Шушы китап, һичшиксез, тәгъвалы кешеләргә кулланыла... Һәм сиңа иңдерелгәнгә һәм сиңа кадәр иңдерелгәнгә иман китерүчеләргә, һәм ахирәт көненә инанучыларга» (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 2-4 аятьләр).

Аллаһ Тәгалә тарафыннан бердәнбер куелган таләп: изге язмаларны, Коръәнне һәртөрле уйдырмаларсыз гына аңлатырга. Гайса (Иисус) исеме Коръән Кәримдә күп тапкыр искә алына.

Буддизм тәгълиматынын “атасы” Гаутама, киресенчә, Коръәндә берничек тә искә алынмый. Әмма Җир йөзендә яшәгән һәр милләткә Аллаһ Тәгалә шул телдә сөйләшүче пәйгамбәрен җибәргән. Димәк, Гаутама да Аллаһ илчесе булырга мөмкин. Пәйгамбәрләргә Коръән ихтирам белән карарга куша. Аллаһ илчеләре, башкалардан аермалы буларак, Раббыбызны ишетү сәләтенә ия булган.

– Мәчет бүген нихәлдә?

–  Мәчеттә ислам дине йолалары үтәлеп килә. Авыл һәм тирә-якта яшәүчеләр  бирегә намаз укырга, гаетләргә килә, исем кушу, никах, җеназа мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечен җавапсыз калдырмыйбыз.

Әлеге вакытта мәчет каршында мәктәп бинасы төзибез.  Мәчет белән бергә ул “Хәсән Нур” рухи-мәгариф үзәген тәшкил итәчәк, иншалла. Диварлар, түбә төзелгән, ишек-тәрәзәләр куелган. Җылылык челтәрен үткәрәсе, тышкы һәм эчке яктан бизисе, янгын һәм саклык сигнализациясен үткәрәсе калды. Хыялым – мәктәп янында матур бакча, парк, спорт мәйданчыгы, остаханәләр дә булдыру. Иганәчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар бәйләнешкә чыкса, кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтсә, бик рәхмәтле булыр идек.

Иганә, сәдака акчасына төзелгәч, әлбәттә, тиз генә тәмамлау мөмкин түгел. Хыялым – бу мәктәптә Коръән һәм Пәйгамбәребез сөннәтен өйрәтү.  Моның өчен махсус программа да төзедек. Аның максаты – Коръәнне өйрәнү нигезендә шәхеснең сәләтләрен ачу, үстерү, аны рухи һәм матди яктан камил иҗади кеше итеп тәрбияләү; Коръәнне укырга, аңларга, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү, балаларны тәрбияләү юлларын табу; авыруларга шифа табу. Ягъни һәркемгә аңа Аллаһтан нәрсәләр бирелгәнне, илаһи язмышын аңларга ярдәм итү. Моны аңлаган кеше эчкече, наркоман, җинаятьче булмаячак, үз-үзенә кул салмаячак.

– Рафаил хәзрәт, “Тулпар” укучыларына теләкләрегез?

– 70 ел динсезлек илебезгә күп авырлыклар алып килде. Әмма: “Авызлары белән Аллаһының нурын сүндерергә уйларлар, ләкин Аллаһы, кяферләр каршы килсә дә, Үзенең нурын тәмам итүче”, – дигән аятькә безнең иманыбыз камил (“Әс-Саф” сүрәсе, 8нче аять). Аллаһыга шөкер, бүген дин тотарга мөмкинлекләр бар: мәчетләр салына, мәдрәсәләр эшли, китаплар басыла, гәзит-журналларда мәкаләләр чыга, радио-телевизор аша сөйләү, интернет аша аралашу, дини сорауларга җавап табу мөмкинлеге бар. Боларны безнең ата-баба күрмәгән, ничек моңа иманлы кеше куанмасын? Бу безнең өчен Аллаһының зур бер рәхмәте бит. Әгәр һәр кеше үзенә Аллаһ билгеләгән бурычын аңлап һәм башкарып яшәсә, дәрәҗәсен белеп, сәләтләрен куллана белсә, ул Аллаһы Тәгәләне ишетеп яши,  бәхетле, уңышлы, озын гомерле була. Кешегә үз бурычын (миссиясен) үтәргә керешү өчен Коръән Кәримне тануы, аңлавы һәм гамәлгә куюы кирәк.

Исламның ике төп чыганагы булган Коръәннән һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сөннәтеннән башка без беркайчан да бәхетле була алмыйбыз, ягъни тән, җан һәм җәмгиятнең иминлегенә ирешә алмыйбыз.

Һәркайсыбызга Аллаһ Раббыбез хәерле гомерләр биреп, Үзенең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәвебезне, бу вакытлы дөньядан мәңгелеккә иман әһеле булып күчүебезне һәм Аллаһнаң җәннәтендә очрашуларыбызны насыйп итсә иде.

Аллаһы Тәгәлә илләребезгә – иминлек, җаннарыбызга – иман, тәннәребезгә – исәнлек, саулык, хәерле хәләл кәсепләр белән тапкан малларыбызның игелеген күреп, гаилә бәхете белән Аллаһының мәңгелек рәхмәтенә ирешергә насыйп итсен! Амин!

 

Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.

"Тулпар", 2022, 5нче сан.

Яшәү яме – исламда
Яшәү яме – исламда
Яшәү яме – исламда
Яшәү яме – исламда
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: