Барлык яңалыклар
Иман нуры
7 октябрь 2022, 14:39

Курыкканда укыла торган догалар

Күңелне шик-шөбһә я курку басса...

Курыкканда укыла торган догалар
Курыкканда укыла торган догалар

“Бисмикәллааһүммә әхйәә вә әмүүтү”.

(Аллаһым! Синең исемеңне хәтерләп яшим һәм үләм.)

 

“Әллааһүммә әсләмтү вәҗһии иләйкә вә фәввадтү әмрии иләйкә вә әлҗәэтү заһрии иләйкә раһбәтән вә рагбәтән иләйкә ләә мәлжә-ә вә ләә мәнжәә минкә илләә иләйкә әәмәнтү би китәәбикәлләзии әнзәлтә вә би нәбиййикәлләзии әрсәлтә”.

(Аллаһым! Үземне Сиңа тапшырдым, эшемне Сиңа калдырдым, аркамны Сиңа сөядем. Сиңа таяндым. Синнән өмет итеп һәм Синнән куркып, тагын Сиңа килдем, Аллаһым! Синнән башка сыеначак башка урын юктыр. Аллаһым! Иңдергән китабыңа, күндергән Пәйгамбәреңә инандым.)

 

“Әллааһүммә раббәс-сәмәәвәәти вә раббәл-әръдый вә раббәл-гаршил-газыйим. Раббәнәә вә раббә күлли шәй-ин. Фәәликуль-хәбби вән-нәвәә вә мүнзиләт-тәүраати вәл-инҗиили вәл-фүркаан. Әгуузү бикә мин шәрри күлли шәй-ин әнтә әәхыйзүн би нәәсыйәтиһ. Әллааһүммә әнтәл-әүввәлү фәләйсә кабләкә шәй-үн вә әнтәл-әәхыйру фәләйсә бәгъдәкә шәй-үн. Вә әнтәз-зааһиру фәләйсә фәүкакә шәй-үн, вә әнтәл-бәәтыйнү фәләйсә дүүнәкә шәй-үн. Икъдый ганнәд-дәйнә вә әгънинәә минәл-фәкъри”.

(Аллаһым! Әй, күкләрнең, җирнең һәм бөек тәхетнең иясе! Әй безнең Раббыбыз һәм бөтен нәрсәнең Раббысы! Әй, орлыкларны тишелдерүче һәм Тәүратны, Инҗилне һәм Коръәнне иңдерүче бөек Аллаһ! һәртөрле начарлыклардан Сиңа сыенамын. Элек – Синсең, Синнән элек һичбер нәрсә юк иде. Соң – Синсең, Синнән соң да һичбер нәрсә булмаячак. Син ачыксың, Синнән өстен бер нәрсә юк. Синнән бөек һичбер нәрсә юк. Әй, Раббым! Безнең бурычларыбызны түләргә ярдәм ит һәм безне фәкыйрьлектән коткар.)

 

“Әгуузү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәәти мин газәә-биһии вә шәрри гыйбәәдиһии вә мин һәмәзәәтиш-шәйәәтыйини вә ән йәхъдуруун”.

(Аллаһының газабыннан, бәндәләренең начарлыкларыннан, шайтаннарның һәртөрле явызлыкларыннан һәм бәйләнүләреннән Аллаһының бөтен Сүзләренә Сыенам.)

Курыкканда укыла торган догалар
Курыкканда укыла торган догалар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: