Барлык яңалыклар
Иман нуры
30 сентябрь 2022, 10:39

Авыр чакта укыла торган догалар

Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл.  «Әй Аллаһ! Мин, тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».

Авыр чакта укыла торган догалар
Авыр чакта укыла торган догалар

Тынычсызлык һәм ямансулык биләп алганда укыла торган догалар

***

Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл.

 «Әй Аллаһ! Мин, тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».

***
Аллаһүммә инни габдүк, үәбнү габдик, үәбнү әмәтик, нәсыяти биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гадлүн фийә када‘үк, әс‘әлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк, әү әнзәлтәһү фи китәбик, әү галләмтәһү әхәдән мин халкыйкь, әүистә‘ҫәртә биһи фи гыйлмил-гайби гыйндәк, ән тәҗгаләл-Куръәнә рабигә калби үә нүра садри үә җәлә‘ә хүзни үә ҙәһәбә һәмми.

«Әй Аллаһ! Хакыйкатьтә, мин Синең колың, Синең колың булган ир-атның угълы һәм Синең колың булган хатын-кызның угълы. Мин тулысынча Синең кулыңда, Синең хөкемең минем өчен мәҗбүри тиешле, ә Синең миңа билгеләгән карарың гадел. Мин Синнән, Үзеңә Үзең исемләгән яки Китабыңда иңдергән яки мәхлукларыңның берсенә белгерткән яки Үзеңдә яшереп калдырган һәрбер исемең белән сорыйм; Коръәнне минем калебемнең язы ит, күкрәгемнең нуры ит, кайгымның бетү сәбәбе ит һәм тынычсызлыгымның китүе ит!»

 

 Олы кайгы килгәндә укыла торган догалар

***

Лә иләһә илләАллаһүл-гаҙыймүл-хәлим, лә иләһә илләАллаһү раббүл-гаршил-гаҙыйм, лә иләһә илләАллаһү раббүс-сәмәүәти үә раббүл-әръдый үә раббүл-гаршил-кәрим.

«Әл-Хәлим, әл-Газыйм булучы Аллаһтан башка иләһ юк! Бөек гарешнең раббысы булган Аллаһтан башка иләһ юк! Күкләрнең, җирнең һәм кәрим көрсинең раббысы булган Аллаһтан башка иләһ юк!»

***

Аллаһүммә рахмәтәкә әръҗү фәлә тәкилни илә нәфси тарфәтә гайн, үә әсълих ли шә‘ни күлләһү лә иләһә иллә әнт.

«Әй Аллаһ! Синең рәхмәтеңне эстим, мине үз-үземә күз ачып йомган мизгелгә генә дә калдырма».

 

Дошман яки гаделсез хөкемдарлар белән очрашудан курыкканда укыла торган дога

Аллаһүммә иннә нәҗгалүкә фи нүхүриһим үә нәгүҙү бикә мин шүруриһим.

«Әй Аллаһ! Хакыйкатьтә, без Синнән аларны җиңәргә ярдәмеңне эстибез һәм аларның явызлыгыннан Сиңа сыенабыз».

 

Дошманга каршы укыла торган дога

Аллаһүммә мүнзиләл-китәби сәригаль-хисәб, Аллаһүммә иһзимил-әхзәб, Аллаһүммә иһзимһүм үә зәлзилһүм.
«Әй Китап (Коръән) иңдерүче вә тиз хисаб кылучы Аллаһ! Әй Аллаһ! Берләшкән дошман төркемнәрен тар-мар ит! Әй Аллаһ! Аларны тар-мар ит һәм тетрәт!».

 

Тәгъзия догасы

Иннә лиләһи мә әхаҙә үә ләһү мә әгьта үә күллү шәй‘ин гыйндәһү би әҗәлин мүсәммә ... фәлтәсъбир үәлтәхтәсиб.

 «Хакыйкатьтә, Аллаһ тәгалә алганы да, биргәне дә — Аныкы, һәм һәрнәрсәгә Ул әҗәл-вакытын билгеләде ... Шулай булгач, сабырлык күрсәт һәм Аллаһтан әҗер-савап өмет ит!»

 

 

 

Авыр чакта укыла торган догалар
Авыр чакта укыла торган догалар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: