Барлык яңалыклар
Иман нуры
23 сентябрь 2022, 10:01

Дога кабул булсын өчен

Аллаһка дога кылганда кабул булсын өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк...

Дога кабул булсын өчен
Дога кабул булсын өчен

1 — Ихласлык.
2 — Доганы Аллаһка хәмед-сәнә вә пәйгамбәргә салават белән башлау, тәмамлаганда да шулай ук бетерү.
3 — Җитдилек белән сорау, доганың кабуллыгына инану һәм ашыктырмау.
4 — Күңел вә йөрәк белән бирелү.
5 — Шатлыкта да, кайгыда да дога белән ялвару.
6 — Догада Аллһтан башкага ялвармау.
7 — Үзеңне, гаиләңне, балаларыңны һәм байлыгыңны, берсен дә ләгънәт кылмау.
8 — Аллаһка ялварганда бик кычкырып та, бик эчтән дә дога кылмау, ә уртача ялвару.
9 — Барча гөнаһларны тану һәм алар өчен гафу сорау, шулай ук Аллаһның рәхмәтен танып, Аңа шөкер кылу.
10 — Доганың сүзләрен ясалма рәвештә рифмага салмау. Сораганда хәерлене генә сорау.
11 — Дога кылганда тыйнаклык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белдерү.
12 — Хаксыз алынган нәрсә булса, аны хуҗасына кайтару һәм тәүбә итү.
13 — Доганы 3 тапкыр кабатлап әйтү.
14 — Кыйблага таба юнәлү.
15 — Дога кылганда кулларны күтәрү.
16 — Таһәратле булу.
17 — Дога кылучы изгелеккә өндәүче вә бозыклыктан тыючылардан булу.
18 — Башка кеше өчен дога кылганда, иң әүвәле үзең өчен сорау.
19 — Аллаһның күркәм исемнәрен вә камил сыйфатларын әйтеп сорау.
20 — Гөнаһлардан саклану һәм сораучының ризыгы да, киеме дә хәләл юл белән кәсеп ителгән булу.
21 — Гөнаһка вә туганлык җепләрен өзүгә китерә торганны сорамау.

"Иң кирәкле догалар" китабыннан.

Дога кабул булсын өчен
Дога кабул булсын өчен
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: