Абдулла бин Каесның (Аллаһ аңардан риза булсын) болай дип сөйләгәне риваять ителә: “Беркөнне Аллаһ илчесе (с. г. в.) миңа: «И Абдулла, сиңа Җәннәт хәзинәләренең берсен өйрәтимме?» ‒ диде. Мин: «Әлбәттә, и Аллаһ илчесе», — дидем. Шунда ул: "«Ләә хә́үлә уә ләә ҡү́ууәтә илләә бил-ләәһ», ‒ дип әйт”, ‒ диде.
Мәгънәсе: «Аллаһтан башка һичкемдә көч тә, куәт тә юк!».
Аллаһ илчесенең (с. г. в.) шулай ук болай дип әйткәне риваять ителә: "Сүзләрнең эчендә Аллаһка иң сөеклесе дүртәү: «Сүбхәәнәл-лааһ», «әл-хә́мдү лил-ләәһ», «үә ләә иләәһә илләл-лааһ», «үәл-лааһү ә́кбәр». Һәм аларның кайсысы белән башласаң да зыяны юк”.
Мәгънәсе: «Аллаһ кимчелекләрдән Пакь! Бөтен мактау – Аллаһка! Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы илаһ юк! Аллаһ Бөек!».
Дини әдәбияттан.