Барлык яңалыклар
Иман нуры
20 август 2022, 14:35

Оялчанлык турында

Оялчанлык мөселманга килешәме?

Оялчанлык турында
Оялчанлык турында

Оялчанлык кешегә тумыштан бирелә. Гарәп телендәге «хәя» сүзе дә юкка гына «хәят» дигән сүздән барлыкка килмәгән(хәя – оят, хәят – яшәү, тереклек).

Бервакыт Аллаһ рәсүле галәйһиссәләм бер кешенең үз дин кардәшен оялчанлыгы өчен шелтәләп торганын күреп кала да: «Аның белән булашма! Оялчанлык – иманнан», – дип әйтә. Димәк, оялчан булу – иманлылык билгесе.

Оялчанлык кешенең эчке дөньясын гына матурлап калмый, аның холык-фигылендә дә чагылыш таба. Мәсәлән, оялчан кеше, артык нык хаҗәт булмаса, соранып, теләнчеләп йөрми. Башкалар белән аралашканда да ул әдәп кагыйдәләрен саклый. Оялчан мөэмин исә кешеләрдән генә түгел, иң тәүдә Раббысыннан ояла. Ул гөнаһ кылынган урыннарга бармый, күзләрен, колакларын Аллаһның ачуын кабарта торган нәрсәләрдән саклый.

Әмма Исламда оялчанлык хупланмаган урыннар да бар. Мәсәлән, дини белем алуда артык оялчанлык надан калуга китерергә мөмкин.

Дини матбугаттан.

Оялчанлык турында
Оялчанлык турында
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: