Нәрсәул Ислам?
Ислам – ул Бер Аллаһка итагать итү, Аллаһ кушкан гамәлләрне үтәү, Аллаһ тыйган нәрсәләрдән тыелу, ширектән һәм ширек кылучылардан йөз чөерү.
Ислам биш терәктән гыйбарәт. Аларны Аллаһ рәсүле ﷺ түбәндәге хәдисендә санап үткән: «Ислам биш терәккә нигезләнгән: “Аллаһтан башка илаһ юк, һәм Мөхәммәт – Аның рәсүле” дип шәһадәт бирү, намаз уку, зәкать түләү, хаҗ кылу һәм рамазан аенда ураза тоту».
Нәрсә ул иман?
Иман – ул йөрәк белән ышану, тел белән әйтү һәм гамәлләрне шуңа ярашлы кылу. Иман Аллаһка ныграк буйсынган саен арта һәм гөнаһ кылган саен кими.
Аллаһ рәсүле ﷺ шулай дигән: «Иман җитмештән артык тармактан гыйбарәт. Шуларның иң югарысы – «Лә иләһә илләллаһ» дип шәһадәт бирү, ә иң түбәне – кешеләргә комачаулап яткан нәрсәне юлдан алып ташлау. Оялчанлык, тыйнаклык та – иман тармакларының берсе».
Иман алты терәктән гыйбарәт. Аларны Аллаһ рәсүле ﷺ түбәндәге хәдисендә санап үткән: «Иман – ул Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның рәсүлләренә, Кыямәт көненә һәм яхшының да, яманның да Аллаһ тарафыннан тәкъдир кылынуына ышану».
Нәрсә ул ихсан?
Аллаһ рәсүле ﷺ шулай дигән: «Ихсан – ул Аллаһны күреп торган кебек Аңа гыйбадәт кылу. Аны күрмәгән хәлдә дә, Аның сине күреп торуын һәрчак исеңдә тоту». Ихсан – диннең иң югары дәрәҗәсе.
Дини матбугаттан.