Барлык яңалыклар
Иман нуры
6 август 2022, 09:25

Икейөзлелектән саклан

Икейөзлеләргә алдашу, мөэминнәрдән көлү, бу дөнья өчен генә яшәү, вәгъдәдә тормау, хыянәт итү, золым кылу кебек сыйфатлар хас.

Икейөзлелектән саклан
Икейөзлелектән саклан

Икейөзлелекнең ике төре була.

  1. Имандагы икейөзлелек. Кяфер булса да, үзен иманлы итеп күрсәтергә тырышкан кеше  – монафикъ. Мондый кеше диннән чыккан дип исәпләнә. Әгәр ул шушы гөнаһ әһеле булып үлсә, кяфер булып үтәчәк. Аллаһ Тәгалә: «Дөреслектә, икейөзлеләр тәмугның иң түбән катында булачак», – дигән («Ән-Нисә» сүрәсе, 145нче аять).

Икейөзлеләргә хас сыйфатлар:

– алар Аллаһны һәм иман китергәннәрне алдарга тырыша;

– мөэминнәрне мыскыл итә, алардан көлә;

– мөселманнарга каршы кяферләргә ярдәм итә;

– аларның бөтен яхшы эшләре артында дөньяви мәнфәгатьләр генә ята.

  1. Гамәлләрдәге икейөзлелек – кече нифак. Аны кылучы кеше Исламнан чыкмый, әмма, әгәр вакытында тәүбә итеп, кече нифак кылуны калдырмаса, бу аны олы нифакка да китерүе ихтимал.

Кече нифак кылган кешеләрнең сыйфатлары:

– сөйләгәндә алдый;

– вәгъдәсен боза;

– каршылашканда, чикләрне узып, золым кыла;

– килешү төзесә, үтәми;

– аңа ышансалар, хыянәт итә.

Хәсән әл-Басри (Аллаһ аңа рәхимле булсын): «Икейөзлелектән мөэмин генә курка, һәм монафикъ кына аңардан үзен иминлектә тоя», – дигән.

Дини матбугаттан.

 

Икейөзлелектән саклан
Икейөзлелектән саклан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: