Барлык яңалыклар
Иман нуры
29 июль 2022, 11:59

Гошер сәдакасы

Бакчада үскән җиләк-җимештән сәдака бирергә кирәкме?

Гошер сәдакасы – зәкатьнең бер төре, һәм ул җыелган уңыштан бирелә. 

Аллаһ рәсүле ﷺ: «Яңгыр суы һәм табигый сулардан сугарылып яисә үз алдына үскән нәрсәләрдән – уннан бер өлеш, су сиптереп үстерелгәннәреннән – шуның яртысы (ягъни егермедән бер өлеш)», – дип, гошер сәдакасының күләмен аңлаткан. 

Хәнәфи мәзһәбе буенча, гошер сәдакасын җыелган уңышның һәрбер төреннән, зурмы ул, бәләкәйме, бирү мотлак, шул исәптән бөтен бөртекле ашлыктан, җимеш-җиләктән, яшелчәләрдән, кузаклылардан, хәтта чәчкәләрдән.

Бүтән галимнәрнең фикеренә ярашлы, күләмен үлчәп булган һәм озак саклана торган нәрсәләрдән генә (мәсәлән, бодайдан, дөгедән) бу сәдаканы чыгару фарыз.

Гади зәкать кемгә түләнергә тиеш, гошер сәдакасы да шул кешеләргә тапшырыла (мәсәлән, мохтаҗларга).

Дини матбугаттан.

Гошер сәдакасы
Гошер сәдакасы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: