Барлык яңалыклар
Иман нуры
22 июль 2022, 09:06

Никахның өстенлекләре

Никахлы тормышның саваплары бик күп.

Никахның өстенлекләре
Никахның өстенлекләре
  1. Пәйгамбәребез ﷺ Кыямәт көнендә үз өммәтенең зурлыгы белән горурланачак.
  2. Гаилә кору күзнең һәм җенес әгъзаларының хәрәмнән саклануына булышлык итә.
  3. Никахка керү сәбәпле хатыннар үзләренең гыйффәтлелеген саклый, шулай ук аларга иренең һәм үзенең җенси теләген канәгатьләндергәне өчен савап языла (кеше ләззәт кичерә, шул ук вакытта аның изге гамәлләре дә арта).
  4. Ир-ат үз хатынын караганы, киендергәне, торак белән тәэмин иткәне һәм хәтта үз кулыннан ашатканы өчен савап ала.
  5. Никахка керү нәфеснең файдалы дини һәм дөньяви эшләрне күңел салып башкарырга комачаулаган көчен киметә. Әгәр дә нәфескә бәйләнсә яисә аңа каршы көрәшү, аны басу белән мәшгуль булса, йөрәге кешене файдалы эшләрдән ерагайтыр иде. Уйларыңны һәм көчеңне бер тарафка юнәлтсәң, димәк, башка тарафларны игътибарсыз калдырасың.
  6. Никахка керү сәбәпле тик кыз балалар гына туса, һәм кеше аларны сабырлык белән хәстәрләп үстерсә, аларга изгелек күрсәтсә, бу кызлар Кыямәт көнендә аны Уттан саклаячак.
  7. Никахка кергән кешенең балигъ яшкә җитмәгән ике баласы вафат булса, ул шуларның ярдәме белән Оҗмахка керәчәк.
  8. Никахка керүнең тагын бер фазыйләте киләсе хәдистә телгә алына: «Аллаһ өч кешегә ярдәмләшергә бурыч алды: гыйффәткә омтылып, никахка керүчегә; хуҗасы белән үз-үзен сатып алу хакында килешү төзеп, шуны үтәү өчен тырышкан колга; Аллаһ юлында тырышучыга».

Фото: vk.com/gulnaz_asaeva.

Никахның өстенлекләре
Никахның өстенлекләре
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: