Барлык яңалыклар
Иман нуры
15 июль 2022, 08:10

Уртача бул

Ислам – ул бар нәрсәдә дә алтын урталыкны тоту: диндә, дөньяда, юмартлыкта, кешеләр белән аралашуда да... Фотода:  Зәйнулла ишан исемендәге мәчет. Учалы шәһәре.

Уртача бул
Уртача бул

“Без сезне урталык белән баручы өммәт иттек”, – ди мөселманнар хакында Аллаһы Тәгалә (Коръән, “Сыер” сүрәсе, 2:143).

Бәхет – алтын урталыкта. Артыклыкта да һәм җитешсезлектә дә түгел, чаманы белмәүдә дә һәм күреп җиткермәүдә дә түгел. Бер сүз белән әйткәндә, чикләрне үтүдә түгел. Аллаһы Тәгалә дә безне моннан искәрткән. Алтын урталык – Исламның девизы. Гыйлемнәре булып та аңа ярашлы гамәл кылмаганнар һәм гыйлемсез була торып гыйбадәт кылучылар арасында мөселманнар урталыкны тота. Ислам – ул белем һәм гамәл, җан һәм тән.

Алтын урталык бар нәрсәдә дә, шул исәптән гыйбадәттә дә булырга тиеш. Мөэмин кеше үзен чамадан тыш күп нәфел уразалар, нәфел намазлар һәм төнге намазда торулар белән йончытырга тиеш түгел. Мәгълүм булуынча, эшләрнең иң яхшысы – аз булса да, даими эшләнгәне. Гыйбадәткә бу тәү чиратта кагыла. Әгәр кеше үзенә хәленнән килмәслекне йөкләсә, ул бик тиз хәлдән таеп, бөтенләй бернәрсә дә эшли алмаячак. Өстәмә гыйбадәтләр белән үзен хәлсезлеккә һәм йончуга дучар иткән кешенең ниндидер бер көнне хәтта фарыз гыйбадәтләрне дә үтәү хәленнән килмәве мөмкин.

Алтын урталык кагыйдәсе акча сарыф итүдә дә булырга тиеш – саранлык белән исраф арасында урталыкны тоту. Аллаһы Тәгалә мөэминнәр хакында шулай ди: “Алар (үз мал-мөлкәтен) сарыф иткәндә исраф итми һәм саранлык күрсәтми, ә моның (ягъни исраф итү белән саранлыкның) арасында урталыкны тота” (“Аергыч” сүрәсе, 25:67).

Үз-үзеңне тотышта да алтын урталык булырга тиеш – күңелсезлек һәм чамадан тыш көлү арасында, катылык һәм артык йомшаклык арасында, даими ялгызлык һәм кешеләр белән чамадан тыш күп аралашу арасында.

Ислам – ул бар нәрсәдә дә алтын урталыкны тоту. Тормышка мөнәсәбәттә, кешеләр белән мөгамәләдә. Артык күп тә түгел, артык аз да түгел. Ә күпме кирәк, нәкъ шулай.

Уртача бул
Уртача бул
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: