Барлык яңалыклар
Иман нуры
8 июль 2022, 11:14

Корбан чалуга бәйле сораулар

Бүген Гарәфә көне. Бүген хаҗиләр Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчы догалар укып, теләкләр теләп тора. Иртәгә мөселманнар өчен зур бәйрәм ‒ Корбан гаете. Корбан чалу мотлакмы? Нинди малны корбан итеп чалалар? Аны чалганда нинди сүзләр әйтелә? Җаваплар ‒ сайтта.

Корбан чалуга бәйле сораулар
Корбан чалуга бәйле сораулар

Корбан чалу ‒ зөлхиҗҗә аенда башкарыла торган гыйбадәтләрнең берсе. Һичшиксез, динебездә ул мөһим урын биләп тора. Корбан чалу мөселманның тәкъвалыгына һәм итагатьлелегенә ишарә булган гамәлләр исәбенә керә.

Бу бәйрәм һәм аңа бәйле гыйбадәтләр Ибраһим пәйгамбәр (галәйһис-сәләм) белән булган вакыйгага барып тоташа. Аллаһ Тәгалә, үзенең бу сөекле колын сынап карау өчен, Исмәгыйль исемле улын (галәйһис-сәләм) корбанга китерергә куша. Ибраһим берсүзсез буйсына. Аның Раббысы кушканны үтәргә әзерлеген күргәч, Аллаһ Тәгалә Исмәгыйль урынына сарык чалырга боера. Бүген дә мөселманнар Аллаһның бу әмерен үти, Ибраһим пәйгамбәргә ияреп, корбан чалып, Аллаһка үзләренең итагатьлелеген, Аллаһ өчен зур корбаннарга әзер торуын күрсәтә.

Бу гамәлнең гарәп телендәге исеменә карасаң, аның нинди гыйбадәт икәне аңлашылып тора. Корбанлык мал «үдхия» дип атала. Бу сүз «даххә» («корбан итү») дигән фигыльдән барлыкка килгән. Ягъни монда кешенең үз акчасын, үз көчен Аллаһка якынаю нияте белән сарыф итүе күз уңында тотыла. «Корбан» сүзенә килгәндә, ул «карубә» («якын булу») фигыленнән. Монда исә Аллаһка якын булу хакында сүз бара.

Сәхабәләр бу гыйбадәткә зур әһәмият биргән. Алдан ук корбанлык мал әзерләп, аны тәрбияләп торыр һәм симертеп куяр булганнар. Аллаһ рәсүленең (с. г. в.) үз куллары белән сарык чалуы риваять ителә. Корбан чалуның әһәмияте хакында бихисап хәдисләр бар.

Бу гамәл шундый әһәмияткә ия булгач, төрле-төрле сораулар да туа.

Сорау: Корбан чалу йоласының хөкеме нинди?

Җавап: Иң дөрес фикергә ярашлы, корбан чалу сөннәт гамәл санала. Ягъни ваҗип (мотлак) түгел. Имам Әбү Хәнифә (Аллаһ аңа рәхимле булсын), «Корбан чалу ‒ ваҗип» дигән фәтва чыгарса да, бу гамәл зәкать түли алган (ягъни нисабы булган) хәлле кешеләр өчен генә тиешле, дигән фикердә булган. (Башкортостан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте сайтындагы мәгълүматка ярашлы, безнең җирлек өчен быел нисаб күләме 16 000 сум тәшкил итә.)

Сорау: Корбан чалырга теләгән кешегә нинди таләпләр бар?

Җавап: Корбан чалырга теләгән кешегә зөлхиҗә ае кергәннән алып мал чалынганга кадәр чәчен алдырырга, сакал-мыегын кыскартырга, тырнак кисәргә ярамый. Бу тыюларны оныту аркасында башкарган кеше гөнаһлы булмый. Корбан чалырга җыенмаган кешегә дә бу тыюлар кагылмый.

Сорау: Нинди хайваннар корбанга яраклы санала?

Җавап: Малның колакларына, борынына һәм койрыгына игътибар итәргә кирәк, чөнки тәннең нәкъ шушы өч өлешендә еш кына җитешсезлекләр була. Гомумән, бөтен мәзһәбләрдәге фикерләрне гомумләштереп, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: әгәр дә малның җитешсезлеге иткә начар йогынты ясамаса, мал чатан, сукыр, нык чирле һәм ябык булмаса, аны корбанга китерергә рөхсәт ителә.

Корбанлык малның төрләре билгеле: сарык, кәҗә, сыер һәм дөя маллары. Аларның җенесе шарт түгел. Ләкин яшенә игътибар итү мөһим. Сыер малы ‒ ике яшькә җитәргә, сарык яшьтән дә ким булмаска тиеш. Әгәр алты айны үткән сарык малы бер яшьлекләр кебек үк зур булса, ул чакта корбанга яраклы санала.

Сорау: Печтерелгән мал корбанлыкка яраклымы?

Җавап: Галимнәр әйтүенчә, печтерелүе малның кимчелеге дип саналмый. Киресенчә, андый малның ите тәмлерәк була. Пәйгамбәрнең (с. г. в.)  андый малны корбанга чалганы мәгълүм.

Сорау: Суйганнан соң малда шеш табылса, корбан кабул буламы?

Җавап: Шеш тыштан күренеп тормый, шуңа да корбан китерүнең дөреслегенә тәэсир итми.

Сорау: Корбанлык малның хакын сәдака итеп тарату корбан чалуны алыштырамы?

Җавап: Юк, корбан чалу урынына мохтаҗларга акча өләшү дөрес түгел. Чөнки корбан китерү, аның итен авыз итү, мохтаҗларга өлеш чыгару ‒ боларның барысы да гыйбадәткә керә. Ләкин корбанлык мал хакын корбанны чалу һәм аның итен тарату белән шөгыльләнгән кешеләргә бирергә була (алар сезнең исемнән корбан китерергә тиеш).

Сорау: Корбан итен нишләтергә?

Җавап: Чалынган малның ите өч өлешкә бүленә: бер өлешен кеше үзенә һәм гаиләсенә калдыра, бер өлешен туган-тумачасына һәм дин кардәшләренә бирә, калган өлешен мохтаҗларга тарата.

Сорау: Мөселман булмаган кешеләргә корбан итеннән авыз иттерү дөресме?

Җавап: Әйе, әгәр дә алар мөселманнарга карата дошманлык кылмаса, аларга корбан итен ашату тыелмый. Дәгъват кылу нияте белән башкарылса, хуплана гына.

Сорау: Әзер итне генә сатып алу корбан китерүгә керәме?

Җавап: Юк, андый малның ите гади ит булып санала, чөнки ул корбан китерү нияте белән чалынмаган.

Сорау: Корбанны кайчан чалырга кирәк?

Җавап: Һәр кешенең үзе яшәгән җирендә бәйрәм намазы тәмамланганнан соң корбан чалу  вакыты керә һәм зөлхиҗә аеның 13нче көнендә, кояш баю белән, чыга. Айның 10нчы көне «Корбан бәйрәме», «Гает көне» дип аталса, 11нче, 12нче һәм 13нче көннәр – «Тәшрик көннәре».

Сорау: Корбанлык малны ничә кеше исеменнән чалырга була?

Җавап: Бер сарык бер кеше һәм аның гаиләсе исеменнән чалына. Сыер һәм дөя малы ‒ җиде кеше исеменнән. Бу очракта аларның бөтенесендә дә корбан китерү нияте булуы шарт. Әгәр дә берсе генә ит өчен чалса да, калган алты кешенең корбаны кабул булмаячак. Әйткәндәй, күмәкләшеп сыер яки дөя малын чалуга караганда бер сарыкны корбанга китерү яхшырак санала.

Сорау: Корбан ничек чалына? Нинди сүзләр әйтелә?

Җавап: Малны кыйбла ягына каратып, җиргә сул кабыргасы белән салалар (бу сөннәт санала, ваҗип түгел). Бугазлар алдыннан «Бисмилләһ!» дип әйтү мотлак. Шуннан соң: «Аллаһү әкбәр! Иннә һәзә минкә вә ләкә фәтәкаббәл минни!» дигән доганы әйтергә мөмкин. Мәгънәсе: «Аллаһ бөек! И Аллаһ, бу Синнән һәм Сиңа, миннән кабул ит!»

Әгәр дә корбан бүтән кеше исеменнән чалынса, чалган кеше: «Фәлән кеше исеменнән», ‒ дип әйтә. Үзе һәм бүтәннәр исеменнән корбан китерергә теләгән кеше тәүдә ‒ үзенең, шуннан бүтәннәрнең исемен әйтергә тиеш.

Сорау: Корбанга чалынган малның тиресен нишләтергә?

Җавап: Аны мал чалган кешегә бүләк итәргә мөмкин, ләкин чалган өчен түләү нияте белән бирергә ярамый. Сатарга да рөхсәт ителми. Ләкин сатыла калса, акчасына кулда торып кала торган әйбер сатылып алырга тиешле. Тирене берәр мохтаҗ кешегә бирергә мөмкин. Аңа тирене сатып килем алу рөхсәт ителә.

Сорау: Мәрхүмнәр исеменнән корбан чалырга ярыймы?

Җавап: Галимнәрнең бердәм фикере буенча, әгәр кеше үләр алдыннан «Минем исемнән корбан чалыгыз» дигән васыять калдырса, ярый. Әгәр дә инде андый васыять әйтелмәгән булса, бу очракта галимнәр төрлөчә фәтва бирә. Рөхсәт итүчеләр корбан итенең тулысынча сәдака итеп таратылырга тиешлеген шарт итеп куя. Галимнәрнең бу мәсьәлә буенча фикерләре төрле булгач, мәрхүмнәр өчен корбан чалудан тыелып тору хәерлерәк. Мәрхүмнең гамәл дәфтәрендә изге эшләрне арттыру өчен бүтән юллар да бар. Мәсәлән, аның өчен дога кылып тору.

Аллаһ Тәгалә чалынган малның итенә дә, канына да мохтаҗ түгел. Аңа кешеләрнең ихлас булуы мөһим. Иң мөһиме, шуны исебездә тотыйк.

Корбаннарыбыз һәм зөлхиҗә аеның тәүге ун көнендә кылган изге гамәлләребез кабул булсын!

 

Дини чыганаклардан.

Фотода Ән-Нәби мәчете. Салават шәһәре.

 

Корбан чалуга бәйле сораулар
Корбан чалуга бәйле сораулар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: